Үзән
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
22 Май 2018, 12:22

Бер банкада – мең авырудан дәва

Әлеге сихәтне әзерләү өчен күп әйбер кирәкми. Ә файдасы әйтеп бетергесез. Әйтик, күрәгә – калий чыганагы, кара җимеш – эчәкләр өчен кирәк, йөзем – баш миен туендыра, чикләвек – май чыганагы, ул кан тамыры-йөрәк авыруларыннан саклый. Бал белән лимон файдасы турында әйтеп тә торасы юк.

Кирәк: 300 гр әстерхан чикләвеге, 300 гр күрәгә, 300 гр инжир, 300 гр кара җимеш, 2 стакан бал, 2 лимон. Кипкән җиләк-җимешне һәм лимонны юарга да иттарткычтан үткәрергә, шуңа бал кушып, пыяла банкага салырга. Әлеге катнашманы суыткычта саклыйлар. Аны көнгә 2-3 тапкыр 1 чәй кашыгы кабып куярга кирәк. Әлеге катнашманы даими кулланырга була. Беткәч, 1-2 ай тәнәфес ясап, тагын дәвам итәргә мөмкин.
Читайте нас: