Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
19 июнь 2018, 12:43

ЧӘЧ ТӘРБИЯЛӘҮ: БЕЛЕП КУЛЛАНСАҢ ГЫНА

Чәчләр сәламәт булып, тизрәк үссен, ефәк сыман елкылдап торсын өчен нишләргә? Бәлки, кына белән буяп караргадыр? Ул, тәгаен, чәч өчен файдалы булырга тиеш. Әллә үсемлек майлары сыларга микән? Кызыл борыч төнәтмәсе дә чәчне үстерә, диләр. Шампуньнарны ничек сайларга? Алар составында чәчкә зарар китерүче матдәләр дә бар дип сөйлиләр. Чәч очлары яргаланса, аларны дәвалап буламы? Хатын-кызларыбыз яратып куллана торган ысулларның кайсысы файдалы, ә кайсысы, гомумән, зыян гына китерә?

Кына белән буяу
чәчне ныгыта
Әбиләребез-әниләребез чәчләрен кына белән буйыйлар иде. Чын кына үләненнән ясалган порошок, чынлап та, чәчләр өчен бик файдалы. Әмма ул бик кыйммәт – йөз граммы йөз доллар тирәсе. Безнең кибетләрдә сатылганы – арзанлысы – чын түгел аның. Дөрес, аның белән юганнан соң, чәчләр ялтырап китә, тик файдасы шуннан артмый. Бераздан чәч бик нык корый, кына аларның бар дымын суыра. Соңыннан аны юып та бетерә алмыйсың, чәчне бары тик кисәргә генә кала.
Әрекмән мае
чәчне ныгыта
Әрекмән мае, белеп кул­лансаң, чынлап та, файдалы. Күп хатын-кызлар аны чәчнең тамырына сөртә, чәчнең үзенә сөртергә дә мөмкин. Анда да зәгыйфь урыннарга гына, чөнки мондый майлар чәчне бик нык авырайта. Тагын бер нәрсә бар: май сылаганнан соң кояшка чыксаң, чәчләрдә линза эффекты барлыкка килеп, чәч бөртегенә зыян киләчәк.
Кызыл борыч төнәтмәсе
чәчне үстерә
Дөрестән дә, кызыл борыч төнәтмәсе баш тиресендәге кан әйләнешен яхшырта, шул рәвешле, чәчнең тизрәк үсүенә йогынты ясый. Тик монда да артыгын тырышып ташласаң, файдасыннан зыяны күбрәк булырга мөмкин. Аны чәч юлына тамчылап кына тидерәләр. Баш тиресе коры булганда бу төнәтмәне кулланмавың хәерле, чөнки ул тирене тагын да киптерә.
Соcтавына содиум лаурен сульфат кергән шампуньнар зыянлы
Содиум лаурен сульфатсыз гына ясалган шампуньне таба алуыгыз икеле. Шампунь күбекләнсен өчен кушалар аны. Дөрестән дә, башка шампунь сылап, 30-40 минут тотсаң, бу матдә тирегә үтеп керәчәк, тик баш бит, күп дигәндә, биш минут эчендә юыла, һәм ул тирегә тәэсир итәргә өлгерми.
Баш тиресе кубалакланса...
Кавык авыруы (перхоть) бик тә йогышлы авыру. Ул, күбе­сенчә, баш тиресе майлы булганда очрый. Аны дәвалавы да читен. Баш тиресенең кубалакланып торуы исә – вак-вак коры ак кисәкчәләр – кавык авыруы түгел. Тиренең корып китүе нәтиҗәсе генә ул. Бәлки, шампунь килешеп бетмәгәндер яки су кайнаррак булгандыр. Каты су белән юсаң да баш тиресе кубалаклана, витаминнар җитеш­мәсә дә. Дөрес диагнозны табиб-трихолог кына куя ала.
Арзанлы буяулар
чәчкә зарарлы
Арзанлы буяуга кызык­магыз. Чәчне махсус салонда буятканда, чәчтараш окислительне чәчнең төренә карап, һәр кешегә аерым билгели. Чәчнең бери­шенә азрак кирәк ул, беришенә – күбрәк. Ә менә сатудагы буяуларга аны гел бер күләмдә кушалар – буяу теләсә кайсы чәчкә йогарлык булсын. Кайбер хатын-кызларның чәч бөртеге бик нәзек һәм мондый концентрация аларны яндыра.
Чәчне дәвалаучы шампунь­нәрне һәркем кулланса да ярый
Ялгыш фикер бу. Мондый шампуньне кирәксә-кирәкмәсә кулланмаска кирәк. Аның составында май бизләренең эш­чәнлеген арттыручы матдәләр бар. Шунлыктан чәчегез ешрак пычраначак, димәк, аны ешрак юарга кирәк була­чак. Чәч коелган яки тоныкланган очракта гына дәвалаучы шампунь белән юыгыз.
Чәч очлары ярылса, махсус майлар белән дәвалап була
Ярылган чәч очларын матурларга бары тик кайчы гына ярдәм итә ала. Алар яңадан ярылмасын дисәгез, бу майларны чәчне кискәч тә сөртә башларга кирәк. Шулай да, ярылган чәч очларын яше­реп була – аның махсус җи­леме бар. Аны сылагач, чәчнең икегә ярылган очы бер-берсенә ябыша да, чәч бөртеге шома булып күренә. Чәчне юганнан соң, ул җилемне яңадан сөртергә кирәк.
Читайте нас: