Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
3 август 2018, 12:33

Шифалы үләннәр – аяк астында

Иван-чай чәчәк атуга урманга, болынга чыгып ел буена җитәрлек искиткеч тәмле, хуш исле чәй җыярга була. Интернетта бу үләннән чәй әзерләү рецептлары күп, ләкин мин үземнең рецептымны тәкъдим итәм.

Бу чәйнең файдасы турында бер­ничә сүз. Кибеттән сатып алган чәй­ләрдә кофеин күп булса, ә монда ул бөтенләй юк. Димәк кан басымы белән проблема булмаячак, йөрәк-кан тамырлары өчен дә файдалы. Эчәклекнең эшчәнлеген яхшырта, сидек кудыру көченә ия, нервларны тынычландыру чарасы булып тора, С, А, В группасы витаминнарына бай, онкологик авыруларга каршы торучанлыкны арттыра, иммунитетны ныгыта, организмнан шлакларны куа.
Моның өчен июнь ахырыннан августка кадәр чиста урыннарда үсә торган үсемлекләрнең яфракларын җыярга кирәк. Юл кырыйларыннан берүк җыймагыз. Алып кайткан яфракларны җилсез, кояш төшми торган урынга, тукыма өстенә юка гына итеп җәеп 12 сәгать тотарга. Соңыннан яфракларны иттарткыч аша чыгарырга. Тирән, киң табакка яфракларны салып, кул белән камыр басу хәрәкәтләре ясап, 15-20 минут чамасы изәргә кирәк. Нәтиҗәдә, яфракларның структурасы бозыла, сок бүленеп чыга. Яфрак каралып китә. Мондый массадан эре яфраклы чәй (крупнолистовой) ясала. Шуннан соң изелгән массаны эмаль, керамик яки пластмасса савытларга тыгызлап тутырып, авыр әйбер бастырып куярга кирәк. 16-18 сәгать әчү процессы (ферментация) бара. Ферментация үткән массаны, юка гына итеп таратып, күләгәле җиләс урында яки газ мичендә киптерергә була. Әзер продукцияне кәгазь пакет, пыяла, калай банкаларда караңгы урында саклыйлар. Озаграк торган саен чәйнең тәме тагы да яхшыра бара.
Илсөяр Кәбирова.
Читайте нас: