Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
12 февраль 2019, 11:42

Йорт төзелде. Арытабан нишләргә?

Йорт төзү – бик катлаулы, күп көч һәм чыгымнар таләп итүче зур эш. Ләкин анда күчендем дигәч тә, техпаспорт кайдан алырга, йортны ничек үз милкеңә яздырырга һәм яңа йортка ничек пропискага керергә кебек башка проблемалар да килеп чыга. Йортны теркәү тәртибе белән хәбәрчебез Әлфия Әхмәдуллина үзе танышты.

Йорт төзү – бик катлаулы, күп көч һәм чыгымнар таләп итүче зур эш. Ләкин анда күчендем дигәч тә, техпаспорт кайдан алырга, йортны ничек үз милкеңә яздырырга һәм яңа йортка ничек пропискага керергә кебек башка проблемалар да килеп чыга. Йортны теркәү тәртибе белән хәбәрчебез Әлфия Әхмәдуллина үзе танышты.

Техник план кирәк

Йортны үзеңә яздырганда, тәү чиратта, техник план кирәк булачак. Моның өчен Техник инвентаризацияләү бюросына (БТИ) мөрәҗәгать итәргә. Анда сездән җир биләмәсенә хокукны дәлилләүче таныклык, төзе­лешкә рөхсәт кәгазе, торак йортка адрес алу өчен боерык (авыл Советыннан алына), милекченең паспорты һәм СНИЛСы кирәк булачак. Йорт проектының хакы торакның мәйданына бәйле, ул зуррак булган саен, кыйммәтрәк тә. Акча түләнгәннән соң сезгә кадастр инженеры килеп үлчәргә тиеш. Йортның техник планы ун көн эчендә әзерләнә.

Рәсми теркәлү

Торакны кадастр исәбенә кую һәм торак йортка хокукны тер­кәү өчен техник план, җир билә­мә­сенә хокук бирүче документ һәм гариза таләп ителә. Документларны Росреестрга шәхсән үзең, шулай ук күпфунк­цияле үзәк аша тапшырырга мөмкин. Торак йортка хокукны теркәгән өчен дәүләт пошлинасы 350 сум тирәсе тора. Документ - 10, ә күпфункцияле үзәк аша 12 көн эчендә әзерләнә.

Пропискага – интернет аша

Йорт төзелеп, документларын әзерләгәннән соң гаилә әгъзалары бирегә пропискага керә. Хәзер моны башкару күпкә җиңеләйде. “Дәүләт хезмәтләре” порталына кереп теркәлергә кирәк. “Паспортлар, теркәүләр, визалар” бүлегендә “Гражданнарны теркәү” бүлегенә күчеп, “Яшәгән урын буенча теркәүдән төшү” пунктын сайларга. “Хезмәт белән файдалану” төймәсенә басып, анкета тутырырга. Балаларыгыз булса, аларның һәрберсенә аерым анкета тутырыла. Моның өчен “Мин – балигъ булмаган баланың законлы вәкиле” графасын сайларга. Анкеталар тутырырып беткәч һәм җибәргәч, урындагы эчке эшләр бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм теркәлергә генә кала.

Читайте нас: