Үзән
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
26 февраль 2019, 12:32

Орлык утыртыр вакыт

Борыч, помидор кебек яшелчәләрне чәчәр вакыт. Борыч ике-өч атна дигәндә тишелеп чыга. Шуңа да күп кеше аны иртә чәчү ягында. Мин үзем дә борычның соң өлгерә торган сортларын февраль урталарында, ә иртә өлгерешлеләрен март башларында чәчәргә тырышам. Аннары майның егермеләрендә каплаулы теплицага чыгарып утыртам.

Борыч, помидор кебек яшелчәләрне чәчәр вакыт. Борыч ике-өч атна дигәндә тишелеп чыга. Шуңа да күп кеше аны иртә чәчү ягында. Мин үзем дә борычның соң өлгерә торган сортларын февраль урталарында, ә иртә өлгерешлеләрен март башларында чәчәргә тырышам. Аннары майның егермеләрендә каплаулы теплицага чыгарып утыртам.
Тәүдә орлыкларны тозлы суда тотып, кипкән орлыклардан аралыйм. Һәр сортны суга аерым-аерым салам. Тоз эре­мәсен болай ясыйм: 1 л суда өеп бер аш кашыгы тоз эретәм. Өскә йөзеп чыкканнарын алып ташлыйм. Төпкә батканнарын бер кат чиста су белән юдырам да, марляга төреп, 20 минутка куе кызыл төстәге марганцовка эремәсенә батырам. Марганцовка эремәсен­нән алгач, тагын чиста су белән юам, аз гына киптереп алам. Аннан соң бүлмә температурасындагы ярты стакан суга 1 тамчы “Эпин” тамызам да, орлыклар­ның һәр сортын аерым-аерым марляга төреп (җеп очына сорт исеме язылган кәгазь чорнап, җепнең икенче очы белән марляны урыйм) шушы эремәгә салып куям. Иртә белән торгач, орлыкларны бу эремәдән алам да туфрак тутырылган стаканнарга утыртам. Боры­чның тамыры зәгыйфь, күчереп утыртканны яратмый. Шуңа күрә борычлар түтәлгә чыгарып утыртканчы кибет­ләрдә сатыла торган бер кулланышлы стаканнарда үсәчәк. Бераз үскәч, стакандагы туфрагы белән алып, зуррак савытка утыртырга була. Алай күчерү бик җайлы, борыч аны хәтта сизми дә кала.
Туфрак сайлау бераз мәшә­кать­лерәк: безнең бакча туфрагы бик нык каты. Шуңа да кычыткан төбеннән алган туфракка бераз торф, черемә кушам, ком өстим. Әле бераз утын көле дә сибеп җибәрәм, кайчакны пычкы чүбе дә кушам.
Туфракка чәчәр алдыннан орлыкларны шыттырып алсаң да була.
Сортларга килгәндә, тиз өлгерешле, эре сортлы, кызыл, сары, кызгылт сары төсле­ләрен сайлыйм. Инде яз җылы, җәй уңышлы, көз соң килсен дип телисе генә кала.
Фәнүзә Йосыпова.
Илтуган авылы.
Читайте нас: