Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
3 июль 2019, 13:53

Җыерчыклар булмасын, дисәгез...

Мең дә бер киңәш // Резеда Галикәева // 03.07.2019 10:19:04Җыерчыкларның иртә барлыкка килүен булдырмаска мөмкин. Моңа сәбәпче булган өч очракны истә тотарга кирәк.

Җыерчыкларның иртә барлыкка килүен булдырмаска мөмкин. Моңа сәбәпче булган өч очракны истә тотарга кирәк.
Җыерчыклар барлыкка килүнең беренче сәбәбе - стресс. Бу "нервынничать итү" дигән генә сүз түгел. Дөрес кенә яисә артык туклану, су эчмәү дә организм өчен стресс. Шуңа күрә кеше рухи дөньясын гына түгел, организмын да ял иттерергә, тынычландыра торган чәйләр эчәргә тиеш. Шулай ук кәефне күтәрә торган кешеләр белән аралашу да бик мөһим.
Икенче фактор - йокы. Йоклаганда яшьлек һәм матурлык өчен җавап бирә торган гормоннар эшләнеп чыга. Йокы тыныч булсын өчен ятар алдыннан телефонда утырмагыз. 23.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча йокыга киткәндә генә организм ял итә.
Өченче сәбәп - мускулларның көчсезләнүе. Физик эш аз булу сәбәпле, алар тонусны югалта. Мускуллар эшләгәндә яшьлек һәм матурлык өчен җавап бирүче гормоннар эшләнеп чыга. Шуңа күрә эшкә җәяү йөрергә тырышыгыз, лифттан түгел, баскычтан файдаланыгыз, дип яза "Интертат".
Тагын бер фактор - начар гадәтләр. Мәсәлән, телефонны кул белән тотып түгел, баш белән иңсәгә кыстырып, "телефонга кадалып" утыру муеннарда җыерчыклар барлыкка килүгә китерә. Шулай ук, гел сытык, караңгы чырай белән йөрүчеләрнең дә ирен читләре "бизәлә".
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/yerchyklar-bulmasyn-dis-gez-/
Фото: europe-today.ru
Читайте нас: