Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
16 гыйнвар 2021, 22:50

Кыздырылган каз рецепты

Кыздырылган каз - һәрвакыт табын күрке. Һәрбер хуҗабикәнең үзенең "фирменный" рецепты булса да, менә бу рецепт белән кыздырылган каз телеңне йотарлык булачак!

Яхшылап юылган казның эченә-тышына тоз, борыч, вакланган сарымсак сөртәбез. Казны 5-6 сәгать салкынча урында тотканнан соң, аның эченә бер уч караҗимеш, базилик, укроп, майоран кебек киптерелгән тәмләткеч үләннәр салабыз. Яшел үләннәр сабаклары белән киптерелгән булса, тагын да яхшырак.
Шулай әзерләнгән казны җиңсә (рукав) эченә урнаштырып, газ миченә тыгабыз. Аны башта - эссе, аннары уртача кызулыкта 1,5-2 сәгать чамасы пешерәбез. Тәмле булсын!
Фото: 1000menu.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/636153.

Читайте нас: