Үзән
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
23 февраль 2021, 23:05

Язын алма чәчәкләрен саклыйм дисәң...

Еш кына җимеш агачлары чәчәк аткан вакытта кыраулар төшә.

Әнә шул чәчәк атучы бөреләрне салкын алмасын өчен күп кенә тәҗрибәле бакчачылар гыйнвар-февральдә (туфрак тиешенчә туңган булса) түбәндәге ысулны куллана һәм агачларның чәчәк ату вакытын кичектерә. Моның өчен агач төбендәге карны ныклап таптыйларһәм шуның өстенә берничә чиләк су сибәләр. Барлыкка килгән боз катламы карга караганда озаграк эреми тора һәм җимеш агачлары чәчәкләрен тиешле вакыттан соңрак ата башлый. Шулай итеп, чәчәкләр кыраулардан сакланып калалар.
Февраль аенда бакчада кар тоту кирәклеген онытмагыз! Моның өчен киселгән ботаклар, такталар, иске ишекләр кулланыла.. Әгәр агач ботакларына күп итеп җепшек кар яткан икән, аларны сак кына кагып төшерегез, юкса, иң мул уңыш бирә торган ботакларның сынып төшүе мөмкин.
Фото: whitemountainphoto.com

Автор: Гөлара Арсланова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/689973.

Читайте нас: