Үзән
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
26 февраль 2021, 12:30

Баклажан һәм борыч чәчәргә вакыт

Февральнең икенче-өченче декадасында үсенте өчен баклажан һәм борыч орлыгы чәчелә.

Ләкин бу чорда әле тишелеп чыккан үсентеләргә яктылык җитешеп бетми. Тәҗрибәле бакчачылар яктылыкны күбрәк файдаланыр өчен көзге кулланалар: көзге тәрәзәдән төшкән яктылыкның 90 процентын чагылдыра.
Гадәттә, аны көздән торф, туфрак һәм ком кушып (5:4:1) әзерләп куялар. Орлык утыртыр алдыннан шуңа әчекүкертле аммоний (сернокислый аммоний) (10 кг.га 12 грамм), гади суперфосфат (20 грамм) һәм калий тозы (40 грамм) өстиләр. Тартмаларга орлыкларны (үрдерелгән яки корыны) 5х5 схемасы белән, 1-1,5 см. тирәнлеккә чәчәләр. Аннан туфракка су сибәләр һәм тартмаларны үтә күренмәле пленка яки пыяла белән каплыйлар.
Орлыкларны чәчү алдыннан үсешне тизләтүче препаратлар (стимуляторы роста) белән эшкәртергә киңәш ителә. Мәсәлән, натрий гуматы 10 литр суга 0,5-1 грамм алына (2 тәүлек чылаталар). Шулай ук орлык чәчкәннән соң туфракны дымларга да мөмкин (10 литр суга 0,6 грамм алына).
Киләсе сибүләрне 10 көн саен башкарырга кирәк, соңгысын – үсентеләрне туфракка утыртуга 5 көн кала сибәләр. Әгәр орлыкларны стаканнарга утыртасыз икән, 2-3 орлык салыгыз, соңрак зәгыйфьләрен өзеп ташларга кирәк булачак. 23-25 градус җылылыкта бүрттерелгән орлыклар 4-5, корылары 8-10 көннән шытып чыгачак.
Әгәр груша һәм алмагач орлыкларын гыйнварда суыткычта чыныктырмагансыз икән, моны сез февральнең беренче яртысында эшли аласыз. Моның өчен орлыкларны башта 2-3 көн суга салып бүлмә температурасындагы суда чылатыгыз (суны көн саен алыштырыгыз). Аннан 3-4 айга суыткычка стратификацияләү өчен куегыз.
Фото: krrot.net

Автор: Гөлара Арсланова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/694106.

Читайте нас: