Бавыр торты өчен кирәк булачак:
✔Бавыр- 700гр
✔Суган- 2 данә
✔Кишер- 1 данә
✔Йомырка- 2 данә
✔Сөт- 150гр.
✔Разрыхлитель- 0,5 чәй кашыгы
✔Тоз-борыч.
✔Он 4-5 аш кашыгы
✔Майонез.
Эш тәртибе:
* Бавыр белән бер суганны иттарткыч аша чыгарабыз.
* Бавырга йомырка, сөт, разрыхлитель, тоз-борыч, он салып коймак куелыгында камыр туглыйбыз.
* Аннары майланган табада уртача зурлыктагы коймаклар пешереп алабыз.
* Суганны турап, кишерне уып кыздырып алабыз. Суынгач 1-2 аш кашыгы майонез салып болгатабыз.
* Бавыр коймакларына эчлекне сылап, 5-6 катлы итеп өябез дә, җаныбыз теләгәнчә бизибез.
Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Фото:http://shahrikazan.ru