Үзән
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
27 февраль 2021, 18:30

Күзегез яхшы күрсен өчен

Бу тәмле һәм шифалы дару сезгә картайганчы күзләрегезнең сәламәтлеген сакларга ярдәм итәр.

100 грамм күрәгә өстенә капланырлык итеп кенә яңа кайнап чыккан суны салыгыз да, 1 сәгать дәвамында төнәтегез. Аннан күрәгәне ваклап турап, шуңа вак итеп уылган кишер һәм 1 аш кашыгы шикәр оны салып, яхшылап болгатыгыз. Бу – бер көнлек микъдар.
Әлеге тәмле дә, шифалы да катнашма белән елына ике тапкыр, берәр ай дәвамында сыйланыгыз.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: