Үзән
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
2 март 2021, 22:35

Аяклар нигә шешенә?

- Кичкә аяклар шешенә, бу нилектән шулай?

- Иң күп таралган сәбәбе — артык авырлык. Уртача 26 % очракта моңа веналарның варикозлы киңәюе сәбәпче. Бөер, йөрәк эшчәнлеге белән проблемалар, инфекцияле авырулар да аяк шешенүгә китерә ала. Аяк, оча сөягенә элек ясалган операцияләр дә хәлне катлауландырырга мөмкин. Көн буе аяк өстендә булучылар, транспортта йөрүчеләр моңа еш зарлана.
Шешенү куркынычы булса, аякларны күкрәк читлегеннән өскәрәк күтәреп ятарга кирәк. Көн саен ашыкмыйча гына җәяү йөреп кайтыгыз, тозны чикләгез. Компрессион оек кию, аякларны махсус бинт белән чорнауның файдасы тия. Авырлыкны контрольдә тотарга, уңайлы аяк киеме кияргә кирәк.

Автор : Таҗиева Руфина.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/700204.

Читайте нас: