Үзән
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
9 март 2021, 12:20

Баланның файдалы якларын беләсезме?

Кояш нурлары битләргә сипкелләрен сибә башлар чак җитте. Шуңа күрә әлеге киңәшләргә күз салмый үтмәгез.

Балан суы, сипкел, сыткыларны бетерә. 1:1 нисбәтендә җылы каймак кушарга һәм биткә 10-15 минутка ягып торырга кирәк. Аннан соң җылымса су белән юып, җиңелчә массаж ясарга. Баланнан эшләнгән битлек җыерчыклардан, пигмент тапларыннан котлырга ярдәм итсен өчен, балан җимешләрен изеп, бер калак бал салырга кирәк. Балан кайнатмасы яралы урыннарны тиз төзәтергә дә ярдәм итә.
Балан – иң файдалы җимешләрнең берсе. Аның составындагы С витамины лимонга караганда 1,5 тапкырга артыграк. Аңарда шулай ук тимер, селен, йод, каротин, фосфор бар.
Димәк, сәламтлекне яхшыртырга теләсәң дә, баланны иң беренчеләрдән булып искә төшерү хәерле. Аны йөрәк, кан тамырлары киңәйгәндә, гипертония, ашказан, бавыр, ут һәм сидек куыгы чирләреннән яфаланганда кулланалар.
Тамак шешү, төчкерү, шешек, экзема кебек авырулардан дәваланганда баланның файдасы зур.
Йөрәк авыруыннан йончыганда ярты стакан баланга су коеп, 4-5 сәгатькә ябып куеп, суынгач төнәтмәне 3-4 тапкыр эчәргә кирәк. Балан агачының каерысы төнәтмәсен гинекологик авырулардан файдалану бик борынгыдан килә.

Фото: photosight.ru

Автор: Ибрагимова Эльмира.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/707750.

Читайте нас: