Үзән
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
12 март 2021, 13:05

Бик тәмле коймак пешерәбез

Кирәк булачак: он- 1 стакан, кефир -1 стакан, кайнап кына чыккан су - 1 стакан, йомырка - 2, шикәр - 1,5-2 аш кашыгы, сода - 0,5 чәй калагы, көнбагыш мае - 2 аш кашыгы, тоз - 0,5 чәй калагы.

Әзерләү тәртибе:
1. Йомыркаларны тоз белән болгатып, кабартабыз.
2. Болгатуны туктатмыйча, савытка кайнар су, кефир өстибез.
3. Иләнгән онны сода белән кушабыз. Аның өстенә алда әзерләнгән катнашманы коябыз, шикәр, көнбагыш мае өстибез.
4.Төерләр калмаслык итеп, бик яхшылап болгатабыз.
5. Камырны 10 минутка калдырабыз.
6. Майланган табада кызарганчы пешерәбез.

Ашыгыз тәмле булсын!

Фото: Академия выпечки сайтыннан.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/713636.
Читайте нас: