Үзән
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
16 март 2021, 10:20

Икмәк тә зыянлы була икән...

Галимнәр ак икмәк һәм башка ак он продуктларын көндәлек куллануның куркынычы хакында белдерәләр.

Күптән түгел үткәрелгән тикшеренүдә ачыкланганча, ак икмәкне һәм ак оннан ясалган макароннарны еш куллану йөрәк авыруларын, шул исәптән йөрәк өянәген үстерү куркынычы белән бәйле. Мәсәлән, көненә 350 граммнан артык ак он продуктлары ашаган кешеләр йөрәк авыруларыннан андый ризыкны 50 граммнан азрак ашаганнарга караганда, 27 процентка күбрәк үләләр икән.
Белгечләр әйтүенчә, ак икмәк, пицца, гамбургер булкалары, башлыча артык чистартылган оннан пешерелә һәм андый онда җепселле ашлык юк. Шулай итеп, ак икмәк һәм башка шундый ризыклар организмны "буш" калория белән тәэмин итә. Бу кандагы шикәр дәрәҗәсенә өстәмә басым ясый, аларның тиз үсүенә китерә. Белгечләр ак он ризыкларын куллануны чикләргә киңәш итәләр. Арыш икмәгенә күчәргә вакыт, дуслар.

Автор: Фаткуллин Рәдиф.

Чыганак: ufatime.ru
Фото: ufatime.ru
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/718129.
Читайте нас: