Үзән
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
29 март 2021, 14:15

Хәтерне ничек яхшыртырга?

Еллар үтү белән, хәтер начарланмасын өчен, аны ныгытырга һәм үстерергә кирәк.

Моның өчен берничә күнекмә бар:
- һәр хәрефкә сүз әйтеп, алфавитның бар хәрефләрен тиз генә кабатлап чыгыгыз (а-алма, б-балта....);
- бер хәрефкә башланган 20 сүз әйтегез һәм аларны номерлап барыгыз (1 - күлмәк, 2-китап, 3- кунак...);
- бер минут элек, бер сәгать яки кичә нәрсә эшләгәнегезне, соңгы өч көндә иртән нәрсә ашаганыгызны искә төшерегез;
- әгәр уң кулыгыз белән язсагыз, сул кул белән язып карагыз;
- караңгы бүлмәдә йөреп карагыз, ул хәтерне, игьтибарны арттырыр;
- укуга, эшкә барганда моңа хәтле таныш булмаган юлдан йөрсәгез баш мие эшчәнлеге дә яхшырыр;
- кибеткә кергәч, калькулятор кулланмагыз, хәтердән генә кушу, алу – баш мие эшчәнлеген яхшыртыр.
Баш мие эшчәнлеген яхшыртучы күнегүләр ясасагыз, башыгыз да эшләр, хәтерегез дә шәп булыр.

Автор: Ильфира Нигматуллина/

Фото: Pixabay.com
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/738577.
Читайте нас: