Балаларга бөек кешеләр турында

“Китап-Байрам” Халыкара китап ярминкәсендә Мәскәүнең “Русское слово” нәшрияты яшь укучылар өчен “Үз тарихым белән горурланам” сериясен тәкъдим итте.

Балаларга бөек кешеләр турындаБалаларга бөек кешеләр турында
Балаларга бөек кешеләр турында

“Балаларга бөек кешеләр турында” дип исемләнгән интерактив әңгәмәдә нәшрияттә дөнья күргән “Үз тарихым белән горурланам” дигән китаплар сериясе турында сүз барды. Петр I, Михаил Ломоносов, Иван Мичурин, Дмитрий Менделеев, Николай Пржевальский, Александр Невский, Александр Пушкин, Николай Пирогов, Георгий Жуков – бу китаплар барысы да балалар өчен мавыктыргыч, аңларга аңлаешлы телдә язылган. Иң мөһиме Русия тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең биографиясеннән иң әһәмиятле, яшь буын үрнәк алырлык детальләр сайлап алыган.

“Без Русиядә, меңьеллык тарихы булган илдә яшибез. Ә тарих иҗатчылары – ул кешеләр. “Үз тарихым белән горурланам” китаплары балаларга нәкъ шундый шәхесләр турында  сөйли. Безнең авторлар һәм рәссамнар бу китапларны искиткеч зур хезмәт салып, ярату һәм горурлык хисләре белән иҗат итте. Аларның

биографияләрен өйрәнү, күпсанлы китаплар уку, архивларда эзләнү, музейларында булу – тарихта эзе булган һәр шәхесне, аның холык-табигатен, мавыгуларын, казанышларын һәм уңышларын ачу өчен бәяләп бетергесез эш башкарылды. Иң мөһиме, бу китаплар барысы да мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы итеп язылган, чагу рәсемнәр,иллюстрацияләр белән бизәлгән. Геройларның язмышы һәм тормышындагы вакыйгалар тарихи белешмәләр, сүз һәм төшенчәләрне аңлатулар белән үрелеп бара. “ Үз тарихым белән горурланам» сериясе китаплары мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балаларга тәгаенләнгән. Китаплар балаларның дөньяга карашын киңәйтәчәк, аларда патриотизм хисе тәрбияләргә ярдәм итәчәк, үзебезнең мәдәниятебез һәм тарихыбыз белән кызыксыну уятачак”, - дип билгеләде нәшриятның маркетинг буенча директоры Инна Буторина.

Шунысы игътибарга лаек, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан нәшрият балаларга шәп бүләк ясаган. Берлинда фашист Германиясенең капитуляциясен һәм Кызыл 

мәйданда тарихи Җиңү парадын кабул итү йөкләнгән атаклы полководец Георгий Жуков турында китап чыгарган. Нәшриятның методик бүлек җитәкчесе Юрий Кочеров бүген “Китап-Байрам”да катнашучыларны әлеге китапның  яшь буын өчен әһәмияте турында сөйләде.

“Гадәттә, бөек кешеләрнең биографияләрен уку балалар өчен шактый авыр, күңелсез шөгыль. Бу китап исә беренче битеннән үк укучының игътибарын яулый. Стрелковка авылындагы гади крестьян малаеның үҗәтлеге, белемгә омтылуы, хезмәт сөючәнлеге, кыюлыгы һәм намуслы булуы аркасында маршал һәм дәүләт эшлеклесенә әверелүе бер тында укыла. Жуковның биографиясен укыганда, балалар тарихи вакыйгалар, хәрби җитәкчеләр һәм Ватан өчен гомерләрен бирергә әзер булган гади солдатлар белән таныша. Китапта хикәяләү тыныч тонда, балага аңлаешлы телдә бара. Текст даталар белән катлауландырылмаган,  балага таныш булмаган сүзләргә аңлатмалар чагу итеп бирелгән. Рәссам Петр Любаевның иллюстрацияләре балага тасвирланган шул чорга чумарга мөмкинлек бирә” – диде

Юрий Алексеевич.

Чараны оештыручылар билгеләвенчә, бу китаплар гаилә белән бергәләп уку, балалар белән фикер алышу өчен бик яхшы табыш булачак.

Автор:Юлия Төхбәтуллина.

Автор фотосы. 

Балаларга бөек кешеләр турында
Балаларга бөек кешеләр турында
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас