9 мая - День Победы
2 Июня 2025, 03:40

Бу чарада - тонналаган китаплар!

«Китап-Байрам» III Халыкара китап ярминкәсендә - тонна-тонна китаплар бар икән. Бу хакта ярминкә кысаларында оештырылган кысаларында «БиблиоАльянс: хезмәттәшлекнең яңа модельләре» төбәк китапханәләре директорларының бөтенрусия киңәшмәсеннән соң журналистлар белән әңгәмәдә БДБ илләрендә үткәрелә торган китап күргәзмәләрен һәм ярминкәләрен оештыручылар советы рәисе, "Макбел" нәшрияты генеральный директоры Дмитрий Макаров белдерде.

Бу чарада - тонналаган китаплар!Бу чарада - тонналаган китаплар!
Бу чарада - тонналаган китаплар!

- Без бу чарага икенче тапкыр килдек инде. Без 2,5 тонна китап алып килдек, 1100 исемдәге китап – бу 50дән артык нәшрият продукциясе, - диде Дмитрий Макаров. - Бездә берләштерелгән стенд, анда бөтен Беларусь Республикасы тәкъдим ителгән, иң яхшы китаплар. Без сезгә килеп чыга торган нәрсәләрнең якынча 10нчы өлешен күрсәтергә алып килдек. Узган елда белорус китабында зур кызыксыну булуын күрдек, шуңа күрә быел без атамалар буенча да, гомум күләм буенча да арттык.

Башкортстан Милли китапханәсе директоры, киңәшмәнең модераторы Айгөл Әминева «Китап-Байрам» III Халыкара китап ярминкәсен оештыруда китапханәләрнең роле турында, шулай ук Башкортстанның яңа буын китапханәләре буенча туристик маршруты турында тулырак сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, беренче көнне китап ярминкәсе кысаларында Русия китап берлеге һәм Башкортстан Хөкүмәте хезмәттәшлек турында имзалады. Гадәттәгечә төбәкләр белән хезмәттәшлек турында килешүләр имзалаганда Русия китап берлеге китаплар бүләк итә. Китапханә директорларына китап сертификаты тантаналы рәвештә тапшырылды.

Фото: «Китап-Байрам» III Халыкара китап ярминкәсе матбугат хезмәте.

Автор:Венера Гафарова
Читайте нас