9 мая - День Победы
2 Июня 2025, 03:43

Екатерина Рождественская: “Хыялга бирелеп яшәү генә аз ул...”

Шагыйрь Роберт Рождественскийны белмәгән кеше бар микән ул? Бу исемне ишетү белән күңелгә шунда ук искиткеч җырлар, кинофильмнар, дулкынландыргыч шигырьләр килеп төшә. Уфада икенче көн дәвам итүче “Китап-байрам” ярминкәсе чарага килүчеләргә онытылмас очрашу бүләк итте – күренекле шагыйрьнең кызы Екатерина Рождественская әдәбият сөючеләр белән очрашты һәм үзе, әти-әнисе, туганнары, иҗаты турында сөйләде, тамашачыларның һәр соравына җавап бирде.

Екатерина Рождественская: “Хыялга бирелеп яшәү генә аз ул...”Екатерина Рождественская: “Хыялга бирелеп яшәү генә аз ул...”
Екатерина Рождественская: “Хыялга бирелеп яшәү генә аз ул...”

Екатерина Рождественская – билгеле фотограф, тәрҗемәче, журналист, модельер. Зур шагыйрьнең кызы, ил күләмендә уңышларга ирешеп, киң танылу яулаган ханым үзенең гадилеге, ихласлыгы белән сокландырды.

- Янә Уфага килүемә бик шатмын, бу шәһәр инде минем өчен бик якынга әйләнде. Сезнең республика башкаласы искиткеч гүзәл, - дип башлады ул сүзен.

Екатерина Робертовна иң беренче фотога төшерү остасы буларак таныла. Ул билгеле кешеләрне мәңгелек мизгелләрдә оста һәм матур итеп калдыра белә, аның студиясендә совет чорының бихисап күренекле кешеләре булган. Үзе белдерүенчә, ул 20 елга якын бу һөнәр белән шөгыльләнә.
- Килде бер көн, заман үзгәрде, сериаллар чоры башланды, “йолдызлар” икенчегә әйләнде. Миңа фотога төшәргә килүчеләр гаҗәпләндерә башлады... Һәм мин һөнәремне үзгәртергә булдым, - ди ул, ничек язу эшенә керешеп киткәнен аңлатып.

Мәскәү кунагы әйтүенчә, беркайчан да яңалыктан, ниндидер яңа эш башлаудан курыкмаска кирәк.
- Әгәр син хыялга бирелеп кенә йөрисең һәм аны чынга ашыру өчен берни дә эшләмисең икән, хакың өч тиен. Ә минем “кыйммәтле” хатын-кыз буласым килә, -

дип шаяртып та алды ул.

Әйтергә кирәк, үзе ул максатларына, хыялларына ирешә алган. Һәр өлкәне уңышлы үзләштергән. Бүген инде ул - дистәдән артык китап авторы.

Әлбәттә, аңа әти-әнисе, нәнәләре турында сораулар күп бирелде.
- Бәләкәйрәк чакта әтиемне юк эш белән шөгыльләнә дип уйлый идем. Ул көннәр буе язу машинкасы артында утыра... Ә мәктәптә сыйныфташлар көн саен эшкә йөрүче әтиләре турында сөйли... – дип хатирәләргә бирелеп алды Екатерина Робертовна. – Бервакыт укытучы алтмышынчы еллар шагыйрьләре турында инша язарга кушты. Мин язмадым. Әтине алып килдем. Аңа ике сәгатьләп барлык мәктәп алдында шигырь укырга туры килде.

Шагыйрь кызы әйтүенчә, ул әтисенең никадәр искиткеч кеше икәненә үсә төшкәчрәк төшенгән.
- Хәзерге яшьләр ышанмас, ләкин элек шагыйрьләр тулы стадионнар җыя иде. Бервакыт әни белән без дә әтинең чыгышын карага бардык. 12 меңләп тамашачы... Менә әти бер урында шигыренең сүзләрен онытты. “Ярый әле минем аның кызы икәнемне белмиләр!” – дип уйлап куйдым, оялып. Ләкин шул вакыт кешеләр ул

оныткан сүзләрне пышылдап әйтә башладылар. Бу пышылдау рәтләр буйлап таралды...

Екатерина Рождественская әтисенең никадәр шәфкатьле, ярдәмчел булуын да искә алды. Ничек итеп Марина Цветаеваның исемен мәңгеләштерүен, Высоцикийны югары дәрәҗәгә чыгаруын һәм бик күпләргә ярдәм итүен. Өч ел тыелган шагыйрь булган чагында Кыргызстанда тәрҗемәче булуын...
-Күпләр аның көчле лирик та булуын белмәскә дә мөмкин. Ул 40 ел буе бер генә хатын-кызга шигырьләр багышлады, - дип билгеләде Мәскәү кунагы.

Екатерина Рождественская белдерүенчә, бәләкәй чагында аны нәнәсе тәрбияләгән. Әти-әнисе даими рәвештә дөнья буйлап эш сәфәрләрендә булган. Ул ике нәнәсенең дә искиткеч шәхесләр булуын искә алды.

Екатерина Рождественская турында бик күп сөйләргә була. Шулай ук аның китапларын укып, бу шәхес белән тагын да якынрак танышырга мөмкин. Моның өчен бүген яисә иртәгә Уфаның Совет мәйданындагы китап бәйрәменә генә килергә кирәк. Шулай ук бүген кич, 18.00 сәгатьтә аның катншалыгында үзенчәлекле 

спектакль дә көтелә. Ул уникаль династияләргә багышлана.

Билгеле шәхес белән очрашуга килүчеләр аның китапларын тотып, автограф алыр өчен аны сырып алдылар. Араларында хәтта республикабызның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да бар иде. Екатерина Рождественская барысына да матур сүзләр язды, җылы аралашты һәм ихлас теләкләрен җиткерде.

Автор фотолары.

Екатерина Рождественская: “Хыялга бирелеп яшәү генә аз ул...”
Екатерина Рождественская: “Хыялга бирелеп яшәү генә аз ул...”
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас