9 мая - День Победы
2 Июня 2025, 03:32

Оксана Федоровадан осталык дәресе

"...Миңа башта милиция мәктәбен үтәргә туры килде. Анда алган чыныгусыз тормышта бик авыр булыр иде. Ул тормыш авырлыкларына каршы торырга өйрәтте"...

Оксана Федоровадан осталык дәресеОксана Федоровадан осталык дәресе
Оксана Федоровадан осталык дәресе
Оксана Федоровна гүзәл ханым, телевидение алып баручысы, Русиянең атказанган  артисты, фән кандидаты гына түгел, ул хәйрия фонды җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе, китаплар авторы да. "Китап-Бәйрәм"дә үткән осталык дәресендә ул үзенең хәйрия фонды чыгарган китап ("Зур сугышның кечкенә геройлары"), Уфада Федор Шаляпин турында фильм төшерү мизгелләре, телевидениедәге эш тәҗрибәсе турында сөйләде. "Хәерле төн, нәниләр" тапшыруы аңа бик күп чараларда катнашырга мөмкинлек биргән. Киләчәктә үз тормышым турында да язармын, бәлки, ди ул.
"Үзең өстендә ничек эшләргә?" дигән һәм башка сорауларга ул җентекле җавап бирде. "Миңа башта милиция мәктәбен үтәргә туры килде. Анда алган чыныгусыз тормышта бик авыр булыр иде. Ул тормыш авырлыкларына каршы торырга өйрәтте. Аннары телевидение мәктәбен үттем. Журналист булып эшләү үзеңнән өстен  кешеләрдән курыкмаска күнектерде. Эчке эшләр системасында бит субординация көчле,  җитәкчедән шөрлисең. Моңардан котылырга кирәк иде. Аннары вокал белән шөгыльләнүләр бик ярдәм итте. 7 ел буе шәхси педагог белән шөгыльләндем. Ул миңа тавышны, сулышны көйләргә булышты. Хәзер мин һәр иртәмне шуннан башлыйм. Мультфильмнарга тавыш яздырырга, хөкүмәт  концертларын алып барырга туры килде. Тавыш ачылу белән башка ресурслар да ачылды. Шигырьләр яза башладым.
Минем уемча, күңелгә кайда рәхәт, шунда омтылырга кирәк. Көзге алдына бас та сора: кем син? Йөрәгеңне ачарга сиңа нәрсә комачаулый? Үзеңә үзең ошыйсыңмы? Нәрсә эшләвең ошыймы? Укырга, үзгәрергә 50 яшьтә дә соң түгел. Хатын-кызларга киңәшем: ир-атлар белән ярышырга кирәкми. Киресенчә, хатын-кыз энергиясен үстерергә кирәк. Менә мин  әлеге вакытта чалбар стиленнән күлмәккә күчәргә уйлыйм. Шуннан, табигатьтә ешрак булырга кирәк, бу көч бирә. Иң мөһиме: үзеңне яратырга онытмаска, яңалыклардан курыкмаска! Теләгем: тыныч күк йөзе булсын! Безнең Русия кебек матур, көчле ил беркайда да юк. Бердәмлек телим. Бердәмлектә көч!"
Оксана Федоровнаның киңәшләре белән тулырак аның "Шәхси брендыңны булдыр" китабында ("Литрес сайтына куелган") танышырга мөмкин.
Автор:Дильбар Сулейманова
Автор фотосы.
Оксана Федоровадан осталык дәресе
Оксана Федоровадан осталык дәресе
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас