

Аларның гомер тарихына күз салып, язарга утырсаң, үткәннәрен бер генә кәгазь бите дә сыйдыра алмас иде. Шулай да тормыш юллары бик күп шатлык-сөенеч тулы хәлләрне дә, күз яше тулы вакыйгаларны да үз эченә алган матур парның үткән тормышына кыскача гына тукталып үтмичә мөмкин түгел.
Шәйморат авылы егете Фәнис, урындагы мәктәпне тәмамлап, Чиләбе өлкәсендә Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайтканнан соң, Ляхово авыл хуҗалыгы училищесында киң профильле механизатор белгечлеген үзләштерә. Хезмәт эшчәнлеген ул “Шәйморатов” колхоз фермасында терлекче булып башлый. Аннары “Беларусь-50”, “Т-70” тракторларында эшләп, алдынгы чөгендерчеләрнең берсе була. Ферма мөдире, бригадир вазыйфаларын да аңа ышанып тапшырганнар. Пенсиягә чыкканнан соң да тракторга утыра әле ул. Гомум эш стажы 45 елдан артып китә.
Бүген Фәнис Минимөхәмәт улы авылның абруйлы кешеләренең берсе. Күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен премияләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, “Русия Федерациясенең авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булган.
Тормыш иптәше Наталья Николаевна тумышы белән Ульяновск шәһәреннән. Ул бәләкәй чакта гаиләләре белән Кырмыскалы авылына күченеп киләләр. Әтисе районның алдынгы зоотехнигы, ә әнисе агроном була. Наташа бик җитез, өлгер һәм тырыш кыз булып үсә. Үзенең туганнарын карашырга, күз колак булырга, аның белән бергәләп өй эшләренә дә өлгерә.
- Беркемгә дә сер түгел, авылда эшне тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Тырышмасаң булмый, барыбыз да хезмәттә үстек, бер эштән дә куркып тормадык, - ди ул.
Наташа да мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң әнисе юлыннан китеп Аксенов авыл хуҗалыгы техникумында укып диплом ала. Тик белгечлеге буенча эшләргә өлгерми, язмышын Фәнис Минимөхәмәт улы белән бәйли. Шәйморат авылына килен булып төшкәннән соң 35 ел гомерен хисапчы эшенә багышлый.
Яшьләрнең танышуы да кызык килеп чыга: Фәнис Минимөхәмәт улы Кырмыскалы авылына килгәч, Наташаны күреп кала һәм шунда ук гашыйк була. Кыз да егетнең хисләрен кире какмый. Бер ел дуслашып йөреп, хисләре сыналгач, 1977 елда яшьләр гөрләтеп туй үткәрәләр. Тормышларын ямьләндереп, бер-бер артлы өч бала – ике малай һәм бер кыз дөньяга килә.
Рус милләтеннән булуына карамастан, Наталья саф татарча сөйләшә.
- Гомер дигәнең күз ачып йомганчы сизелми дә үтеп китә шул. Тормыш булгач, төрле чаклар булды. Һәрвакыт килешеп яшәдек, авырлыкларны бергәләп җиңдек. Балалар үстердек, малын да асрадык, йорт эшләрен дә алып бардык. Шулай булса да, бер көн дә колхоз эшеннән калмадык, - ди Наталья Николаевна.
Әюповларга зур югалтулар кичерергә дә насыйп була. Бу дөньяда газиз балаңны җир куенына салудан да олы югалту ачысы юктыр. Акыллы, тәртипле, тормышта үз юлын табып, үзенең гаиләсен төзегән уллары Рөстәмнең 28 яшендә әти-әнисен, туганнарын ачы кайгыга салып фани дөньядан китүе беркемне дә тетрәндермичә калдырмый. Аны югалту кайгысыннан арынырга өлгермиләр, кызлары Лилия да капыл гына мәрхүм була.
- Рөстәм улыбызны югалтканда оныгыбыз Радмирга ни бары яшь ярым гына иде. Без аны опекага алдык, үзебез тәрбиялибез. Хәзер ул Шәйморат мәктәбендә алтынчы сыйныфта укый. Футбол уйнарга, рәсем төшерергә, җырларга ярата. Алдагы көннәрдә дә тигезлектә яшәп, улыбызны аякка бастырырга насыйп булса иде, - ди Фәнис Минимөхәмәт улы.
Боларны кичергән ата-анага Ходай сабырлыклар гына бирсен. Язмыш сынауларына карамастан, Әюповлар күңел төшенкелегенә бирешми. Хатирәләрне яңартып, үткән елларны искә алганда Фәнис абый белән Наталья апа бер-берсенең сөйләгәннәрен җөпләп тыңлап утырдылар. Һәммәсе бүгенгедәй хәтердә, ул хатирәләр онытылмый, гаилә язмышы бер-берсенә үрелеп бара.
Аның каравы уллары Руслан өчен шатланып бетә алмыйлар. Ул әти-әнисенә охшап, бәләкәйдә үк тырыш, уңган булып буй җиткерә.
Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Ерак Көнчыгышта чик сакчысы булып, лаеклы хезмәт итеп кайткан. Эчке эшләр органнарында эшләгән. Читтән торып югары белем алган. Инде ун елга якын Руслан Фщнис улы Кабак авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы вазыйфаларын башкара. Кабак авылы кызы Гүзәл белән ике ул үстергәннәр. Бер уллары Уфа Фән һәм технологияләр, икенче уллары Башкорт дәүләт университетында белем алалар.
Наталья Николаевна һәм Фәнис Минимөхәмәт улының гаилә коруларына 46 ел булып киткән, шулай да аларның бер-берсенә булган хисләре сүнмәгән. Бүгенге көндә алар тырышып дөнья көтәләр. Яз җитү белән икәүләшеп бакча эшләренә тотыналар. Җәй буе бакчалары яшелчә, җиләк-җимеш уңышы бирә. Абзар тулы мал-туар, кош-корт асрыйлар.
Олы хөрмәткә лаек Әюповларга киләчәктә дә шулай пар канат булып тигез, имин гомер итүләрен, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыннан яхшы хәбәрләр генә ишетүләрен телибез.
Венера Гафарова.
Автор фотосы.