Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагында
19 сентябрь 2017, 14:29

һәр сырхаудан тап җаен

Көннәр салкынайту белән, ОРЗ, ОРВИ, грипп кебек авырулар баш калкыта башлый. Вируслы авыруларга, беренче чиратта, иммунитеты какшаган, өлкән яшьтәге кешеләр һәм бигрәк тә балалар тиз бирешә. Статистика мәгълүматлары буенча, ОРВИ белән олылар – елына уртача ике-өч, ә мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар ун һәм аннан да күбрәк тапкыр авырый. Вакытында дәвалау чараларын күрмәү, чирне аяк өстендә үткәрү еш кына организмның өзлегүенә, нерв системасы, йөрәк-кан тамырлары, пневмония, отит, гайморит кебек авыруларга китерә.

Организмны ныгытып, вируслы инфек­цияләрне кисә­тергә мөмкин. Тү­бәндәге 10 киңәш балалар тәрбия­ләүче яшь әниләргә тә­гаенләнә:
* Бала белән һәр көн саф һавада йөрүне га­дәткә кертегез. Форточкаларны көн дәвамын­да берничә тапкыр ачып, йортыгызны 15-20 минут җилләтегез. Салкын һава вирусларга үрчергә мөмкинлек бирми.
* Балагызны һава шарт­ларына ярашлы киендерегез. Ул тир­ләр­лек тә, өшерлек тә булмасын.
* Эпидемия вакытында борын куышлыгына оксолин мае, я булмаса, балалар кремы сөртегез. Дәваханә, поликлиника кебек урыннарга барганда, медицина битлеге кидерегез.
* Суга дезинфекция чаралары салып, бала­гыз­ның уенчыкларын юыгыз, дымлы чүпрәк белән ишек тоткаларын, көндәлек җиһазларны, кесә телефонын, пультларны әледән-әле сөртеп торыгыз.
* Урамнан кергәч, кулларын сабын белән яхшылап юыгыз. Борын куышлыгын аптекада сатыла торган махсус тозлы су сип­тереп яки гади генә физраствор, сабынлы су бе­лән тазартыгыз. Вируслар иң элек һава аша бирелә.
* Йортыгызда бер­ни­чә урынга чистар­тыл­ган сарымсак тырнаклары куеп чыгыгыз. Сабыегыз балалар бакчасына йөрсә, киндер-сюрприз савытына җеп тагып, аны берничә урыннан тишеп, шуңа бер-ике тырнак сарымсак салып, баланың муенына асып җибә­рергә мөмкин.
* Балагызга көн саен витаминлы компот, морс эчерергә тырышыгыз. Карлыган, гөлҗимеш һәм лимонның С витаминына бигрәк тә бай булуын исе­гездә тотыгыз.
* Өрек, караҗимеш, әстер­хан чикләвеге, лимонны иттарткыч аша үткәреп, шуңа бал салып, катнашма ясагыз. Балагызга шуны көн саен берәр чәй кашыгы каптырыгыз. Иммунитет өчен бик файдалы бу катнашманы суыткычта саклагыз.
* Чәйнеккә әледән-әле мәтрүшкә, карлыган яфраклары, юкә чәчкәсе салыгыз. Ромашка төнәтеп, шуны эчерү дә тамак шешү­дән файдалы. Төнәт­мә балалар өчен сыек кына ясала.
* Балагызда авыру­ның беренче билгеләре күре­нүгә, ваннага җы­лы су һәм горчица салып, шунда аяк­ларын тыгып тоту да файдалы. Соңыннан аякларын яхшылап корытып, җы­лы оек кидереп куярга кирәк. Әлеге процедураны тән температурасы күтәрел­гәндә, йөрәк авырулары булганнарга эшләргә ярамый.
Бүгенге көндә дару­ханә­ләрдә иммунитетны ныгыту, кискен респиратор авыруларны кисәтү пре­паратла­ры­ның ниндие генә юк. Ләкин даруларны, витаминнарны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә онытмагыз.
Витаминнар, адаптогеннар, чыныктыру һәм башка файдалы чаралар ОРЗ һәм грипп белән кө­рәшергә һич­шик­сез ярдәм итә, әгәр авырып кит­кәнсез икән, чирнең беренче билгеләре сизелү белән кичекмәстән табибка күренегез.
Люция Мөлекова,
район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы.
Читайте нас: