Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагында
1 декабрь 2017, 12:37

“Ашыгыч ярдәм” ярдәмгә ашыга

Тормышыбызда нинди генә үзгәрешләр булмасын, без һәрвакыт сәламәтлек саклау учреждениесенә мөрәҗәгать итеп, медицина хезмәтләндерүенә өмет итә алабыз. Район үзәк дәваханәсе дә шулар исәбендә. Юл-транспорт вакыйгасы, йөрәк өянәге, имгәнү яки башка авыру булсынмы, тәү чиратта ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Бүгенге язмабыз алар турында.

Бу хезмәтнең тарихы кырык алты ел элек башлана. Район үзәк дәваханәсе ветераннарының сүзләренә караганда, 1971 елда ул вакыттагы баш табиб Д.А.Булатовның кушуы буенча кичке сәгать биштән соң дәвалау учреждениесендә тәү тапкыр ашыгыч ярдәм оештырыла. Ул, тәү чиратта, юл-транспорт вакыйгаларында каза күрүчеләргә һәм район үзәгендә яшәүчеләргә күрсәтелә.
1973 елда ул - Прибельский, ә 80нче елларда Бозаяз участок дәваханәләрендә дә эшли башлый. 1991 елда бу хезмәт ашыгыч ярдәм бүлекчәсе дип үзгәртелә. Бүген бу кайнар участок дүрт дистәгә якын кешене бер­ләштерә. Аларның яртысы диярлек медицина хезмәткәре, калганын водительләр, диспетчерлар һәм санитарлар тәшкил итә. Бүлекчәдә биш бригада, аларның икесе - район үзәген, калганнары - Прибельский, Сәвәләй һәм Бозаяз участокларын хезмәт­ләндерә. Хезмәт карамагында бердәм диспетчерский, 9 машина бар, аларның күбесе тиешенчә җиһаз­ландырылган. Бригада тәүлегенә уртача 45-50 чакыру кабул итә.
“Ашыгыч ярдәм” коллективы үзләренең ветераннары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Шулай, Земфира Тимербай кызы Кәримова, Сәгыйть Хисаметдин улы Сираҗетдинов, Рәшидә Газимҗан кызы Ялсина, Рима Габдулхай кызы Фәхрисламова (Аллаярова) гомерләрен бу тынгысыз эшкә багышлады. Алар исәбендә коткарып калынган йөзләгән гомер.
Бүлекчә фельдшерлары Людмила Михайловна Захарова, Эльвира Фәрит кызы Зәйнуллина, Альбина Фәрит кызы Солтангалиева турында пациентлардан бик күп җылы сүзләр ишетергә мөмкин. Яшь хезмәткәрләр - Александр Валерьевич Шубин, Айгөль Мәҗит кызы Рәх­мәтуллина, Станислав Сергеевич Родионов та үзләрен оста белгеч буларак күрсәтергә өлгерделәр. Озак еллар дәвамында води­тельләр Фәнис Фәрит улы Рәх­мәтуллин, Дамир Рәсил улы Фәйзуллин медицина хезмәт­кәрләре белән бергә дежурда торды. Бүген алар хаклы ялда. “Ашыгыч ярдәм” водителе Сунат Умар улы Шәриповның да эш тәҗрибәсе зур.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүлекчә коллективы вакыт белән бергә атлый: биредә яңа эш алымнары һәм техно­логияләр кулланыла. Мәсәлән, биредә күчереп йөретелүче электрокардиограф, үпкәгә ясалма вентиляция ясау аппараты, дефибриллятор, тын юлларыннан лайланы суырту өчен электр аспиратор яки вакуумлы отсос һ.б. бар. Шунысы куанычлы, медицина хезмәткәрләренең күбесе әледән-әле квалификацияне күтәрү курсларында укып, һөнәри осталыкларын арттырып тора.
Бүлекчәдә шулай ук үткән еллар тәҗрибәсенә таянып эшләргә тырышалар. “Ашыгыч ярдәм”нең башлангычында торган Әнвәр Кәлимулла улы Сәй­фуллин һәм Флорида Хөрмәт кызы Назыйрованы да олы хөрмәт белән искә алалар.
Бүген бүлекчә хезмәткәрләре көн таләпләренә ярашлы җиңел булмаган вахтада тора. Аларның югары осталыклары, оператив булулары, эш итә белүләре аркасында көн саен дистәләгән авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтелә.
Рәмилә Сәйфуллина.
Читайте нас: