Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагында
19 гыйнвар 2018, 11:32

Саулыгың үз кулыңда

Быел 1928, 1931, 1934, 1937, 1940, 1943, 1946, 1949, 1952, 1955, 1958, 1961, 1964, 1967, 1970, 1973, 1976, 1979, 1982, 1985, 1988, 1991, 1997 елларда туган Русия гражданнары диспансеризация үтә ала.

Бушлай комплекслы медицина тикшерүе 18 яшьтән өлкән гражданнар өчен оештырыла. Кешенең эшләү-эшләмәве (укуы) мөһим түгел. Әлеге хезмәтнең максаты - чирләрне яки ил халкының инвалидлыгына һәм вакытыннан алда вафат булуына китергән хәвеф факторларын иртә стадияләрдә ачыклау.
Өч елга бер тапкыр үткәрелгән диспансеризацияне прописка урыны буенча поликлиникада үтәргә мөмкин. Моның өчен паспорт һәм мотлак медицина страховкасы полисы кирәк. Өстәмә мәгълүмат алу өчен поликлиника регистратурасына мөрәҗәгать итәргә.
Диспансеризация ике этапта уздырыла. Тәүгесе - тикшерү, аның күләме яшькә карап билгеләнә, аннан соң участок терапевты беренче этапка йомгак ясый. Әгәр аның нәтиҗәләре шик тудыра икән, табиб тикшерү үткән кешене диспансеризациянең икенче этабына юллама бирә. Атап әйткәндә, пациентка өстәмә тикшерү үтәргә кирәк - яшькә һәм җенескә карап, белгечләр, лаборатор һәм диагностика процедуралары исемлеге билгеләнә.
Читайте нас: