Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

ВИЧ-инфекциясе һәм СПИД – гасыр эпидемиясе?

СПИД – булдырылган иммунитет дефициты синдромы – лимфа системасының зарарлануы нәтиҗәсендә кеше организмының үз-үзен саклау көчләренең кимүенә китерә торган вируслы авыру. Бу – XX гасыр азагында барлыкка килгән, барлык континентларга, илләргә таралган чир.

Авыруның билгеләре төрле булырга мөмкин. Иммунологлар өчен СПИД – кеше иммун системасы дефицитының бер очрагы гына. Бу очракта вирус кандагы иммун күзәнәкләрен үтерә һәм организм микробларга каршы тора алмый. СПИД кинәт кенә башланмый, вирус эләккәч, инкубация чоры өч айдан 18 елга кадәр дәвам итә. Кайбер инфекция йоккан кешеләрдә авыру башланмаска да мөмкин. Авыруның башлангыч этабында кешенең гәүдә авырлыгы кими (10 процентка кадәр), муенда, култык астында, терсәк, ботларда лимфа төеннәре зурая. Авыручыларның 70 процентында тире зарарлана, бит тиресе кубырчыклана; авыз, җенес органнарының лайлалы тышчасында эрен җыелу күзәтелә. Хәлсезлек, температура күтәрелү, төнлә тирләү күзәтелә. Соңрак авырулар­ның 50 – 60 процентында үпкәләр ялкынсынуы башлана, 30 процентында тиредә, лайлалы тышчаларда Капоши саркомасы (кан тамырлары, эчке органнардагы тоташтыргыч тукымада шеш) барлыкка килә. Шулай ук авыруларның 30 процентында үзәк нерв системасы зарарлана (менингит – ми сүрүләре ялкынсыну, шешләр барлыкка килү, акылга зә­гыйфьлек күзәтелә). Табиб шушы билгеләр буенча авыру башлануы турында канга лаборатор анализ ясаганнан соң әйтә ала – кан составында ВИЧка антитәнчекләр булырга тиеш. Ләкин антитән­чекләр булу буенча гына СПИД авыруы дип нәтиҗә ясарга ярамый.
ВИЧ чыганагы булып вирус йөртүче яки авыру кеше генә була ала. Аның канында, кан ясалу органнарында, спермасында, селәгәендә, тире­сендә, күз яшендә, күкрәк сөтендә, арка мие сыекчасында, органнарында, тукымаларында ВИЧ була. Ләкин башка кешегә күчә торган ВИЧ канда, спермада һәм кайбер очракларда күкрәк сөтендә була. Бу вирус сәламәт кеше­нең тиресенә эләккән очракта аның канына үтеп керә алмый. ВИЧ кан салганда, органнар күчереп утыртканда, укол ясаганда (наркоманнар пычрак энә кулланганда), медицина инструментлары начар стериль­ләш­тергәндә күчәргә мөмкин. Ләкин ВИЧ башлыча җенси контакт вакытында күчә. Берничә җенси партнер булганда, бу куркыныч тагын да арта. Җенес органнарында лайлалы тышча зарарланырга мөмкин, ә канда һәм спермада вирус иң зур күләмдә була. Вирус шулай ук кайбер дезинфекция ясалмаган көнкү­реш приборлары: теш щеткалары, кырыну приборлары, татуировка инструментлары һ. б. аша да йогарга мөмкин. Үбешү, уртак файдалану предметлары (ванна, туалет, уен­чыклар, телефон трубкасы, акча), төчкерү, савыт-саба аша ВИЧ йоктыру расланмаган. Кан эчүче бөҗәк­ләр (черки, москит, бет, борча) аша да вирус йогарга мөмкин дип әйтеп булмый. Кул кысып исән­ләшү, авыру белән рәттән тору да зарарсыз. Авыруларны изоляция­ләү кирәкми, алар гаиләдә, коллективта кала алалар.
Шуны онытырга ярамый: медицина хезмәт­кәр­ләре һәм энтузиастлар тырышлыгы белән генә проблеманы хәл итеп бетерү мөмкин түгел һәм бернинди чара да бер эшкә дә 100 процент гарантия бирә алмый. Әлеге проблеманы чишүдә күп нәрсә кешенең үзеннән, аның үз гомеренә һәм сәламәт­легенә, башкаларга булган мөнәсәбәтеннән тора.
Люция Мөлекова, район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы.
Читайте нас: