Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагында
6 апрель 2018, 11:46

Изгелекләре өчен рәхмәтлемен

Уфа шәһәрендәге сугыш ветераннары хәрби госпитале турында сөйләгәндә, анда эшләүчеләрнең изгелеген, яхшы мөнәсәбәтен сүзләр белән генә аңлатып җиткерерлек түгел.

Ике ел элек март аенда тормыш иптәшем егылып аягын сындырды. Бәйрәм көненә туры килгәч, район дәвахә­нәсендә травматологлар булмады. Шунда мин аны Хәрби госпитальгә алып китәргә карар иттем һәм һич кенә дә ялгышмадым. Травматология бүлеге мөдире Рафаил Исхак улы, табиб Галим Нуретдин улы кабул итеп алдылар һәм дәвалау курсын билге­ләделәр. Алты ай дигән­дә хатыным аякка басты. Әлеге көндә, 78 яшендә булуына карамастан, Аллага шөкер, үз аякларында йөреп, йорттагы эшләрне үзе башкара. Бу изгелекләре өчен ак халатлы фәреш­тәләргә чиксез рәхмәт­лемен.
Үзем дә еш кына авырып кит­кән чакта шунда сәла­мәт­легемне ныгытам. Андагы тәр­типкә, игътибарга, һәр хезмәткәрнең түзем­ле­легенә, ихласлыгына хәйран калып кайтам. Шунысын да бил­геләп үтәсе килә: биредә өлкән­нәрнең сәламәт­ле­ген кайгырту белән беррәтән, алар өчен Уфа шәһәренең истәлекле урыннары буйлап экс­курсияләр дә оештырыла.
Баш табиб Хәлил Мос­тафин­ның килә­чәккә планнары зурдан – яңа корпуслар төзү хыялы белән яна ул. Ләкин боларның барысы өчен дә финанслау таләп ителә. Хәерле план­нары­ның тормышка ашуын һәм ныклы сәламәтлек телим аларга.
Әфкать Нигъмәтуллин, хезмәт ветераны.
Шәйморатов авылы.
Читайте нас: