Ул 1978 елның 8 маенда Бөре районының Шелканово авылында рус теле һәм әдәбияты укытучысы һәм электромеханик гаиләсендә туган. Бөре медик-фармацевтика колледжында гомум практика фельдшеры һөнәре алып чыга. Ашыгыч ярдәм хезмәтенә эшкә килгәндә ул Уфа шәһәренең 3нче санлы клиник дәваханәнең реанимация бүлекчәсендә эшләп, тәҗрибә туплаган була. Ашыгыч ярдәм хезмәтенә белгечләр җитмәү сәбәпле, 2016 елда аны бирегә чакыртып алалар һәм Константиновка авылының фельдшер-акушер пункты мөдире вазыйфасына тәгаенлиләр.
- Эшем авыр булса да, яратып башкарам. Еш кына юл-транспорт вакыйгасы булган урыннарга барырга туры килә. Анда нәрсә көтүен без үзебез дә белмибез: фаҗигагә таручылар әллә тере, әллә үлгән, әллә дәваханәгә илткәндә аларның гомере өзелә - билгесез, - ди әңгәмәдәшчем.
Аның сүзләренә караганда, бер тәүлек эчендә генә фельдшер уртача 8 – 12 чакыру буенча бара. Авыруларның күбесе еш кына аллергия белән бәйле. Гадәттә, аллергия тәүгесендә түгел, ә медикаментларны кабатлап кабул иткәндә килеп чыгарга мөмкин. Икенчедән, кайбер кешеләр, бигрәк тә бәләкәй балаларның әниләре дәваханәгә ятудан баш тарта. Мондый очракта Сәламәтлек саклау министрлыгының “3 яшькә кадәрге авырган балаларны мотлак дәваханәгә салырга кирәк”, дигән боерыгын укып ишеттерергә туры килә, ә медицина хезмәткәрләре аны үтәргә тиеш. Бу диагнозны ачыклау һәм тиешле дәвалау өчен кирәк.
- Кайбер кешеләр медицина хезмәткәрләрен “каты күңелле”, “салкын канлы”, дип исәплиләр, ягъни алар үлемне һәм башка физиологик процессларны тыныч күңел белән кабул итәләр. Ә “ашыгыч ярдәм” хезмәтендә нечкә күңелле һәм куркак кешеләр эшли алмый. Чөнки аларга катлаулы хәлләрдә еш кына ашыгыч карар кабул итәргә туры килә. Биредә эшләүче һәр хезмәткәр рухи яктан ныклы булырга тиеш, - ди Александр Валерьевич.
- Безнең, хәтта водительнең өстендә зур җаваплылык ята. Транспорты һәрвакыт төзек булырга, бензинны алдан кайгыртырга тиеш. Кешенең гомерен коткарып калуда болар да зур роль уйный.
Бер хәл хәтердә ныклы уелып калган. Юл-транспорт вакыйгасына минем белән стажер да барды. Каза күрүченең баш миенә зыян килгән. Аны дәваханәгә салып, кире бүлекчәгә килгәч, хезмәттәшем: “Ашыгыч ярдәм күрсәткәндә синең йөзең таштай каткан иде”, - диде. Ул шулай булырга тиеш тә. Без эчебездәге тойгыларны тышка чыгарырга тиеш түгел.
Фельдшер әйтүенчә, аларга авыру янындагылардан психик “һөҗүм”гә дә түзәргә туры килә. Чөнки стационардан аермалы буларак, авыруны йортта караганда якын кешеләренә чыгып торуларын сорый алмыйсың. Хәтта кайчакта аларның кайберләре телефонга төшерергә дә базнат итә. Тәҗрибәмдә соңга калып килгәнгә яки башка сәбәп буенча канәгатьсезлек белдерүчеләр дә еш очрый. Шуда да фельдшерга тәүдә йорттагыларны тынычландырырга, соңыннан ярдәм күрсәтергә туры килә. Эше авыр булуга карамастан, Александр Валерьевич бу һөнәрне сайлавына бер дә үкенми һәм үз бурычларын намус белән лаеклы башкарырга тырыша.
Авыр эш көненнән соң аны йортында сөекле хатыны Людмила һәм 5 яшьлек улы Глеб көтә. Буш вакытында ул улы белән уйный, аны язарга һәм укырга өйрәтә. Тормыш иптәше белән ул җиде ел тату гомер итә, киләчәктә тагы бер сабый турында хыялланалар…