Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Киң күңелле, ачык йөзле

Атҗитәр фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Таңчулпан Уразбахтинаны хөрмәт итмәгән кеше юк. Иртәме, кичме, ял яки бәйрәм көнеме, хәтта төнлә дә ул пациентларына ярдәмгә ашыга.

Ул Атҗитәр һәм Елизаветино авылларындагы 322 кешене хезмәтләндерә.
Эшләү дәверендә авылда яшәүче һәр кешенең сәламәтлек торышын яхшы белә. Моның өчен Таңчулпаннан игътибарлык, зур җаваплылык таләп ителә, авыруларга рухи ярдәм күрсәтү өчен кайчакта психолог та булырга туры килә.
- Әтием рак белән чирләп киткәч, миндә медицина хез-мәткәре булу теләге барлыкка килде. Мин тизрәк укып чыгып, аңа ярдәм итәсем килде, ләкин өлгермәдем… Әтием безнең арадан китеп, ике ел үткәч кенә мин укуымны тәмамладым, - ди Таңчулпан Хәйретдин кызы.
Фельдшер белемен ул Башкорт медицина колледжында ала. Аны тәмамлагач, 10 елга якын Уфа шәһәренең 18нче санлы клиник дәваханәсендә процедура шәфкать туташы булып эшли. Ә өч ел элек авылга эшкә кайта.
- Безнең фельдшер-акушерлык пункты авария хәлендәге элекке балалар бакчасы бинасында урнашкан. 20 ел элек ул төзек­ләндерелгән, хәзер ел саен авыл Советының ярдәме белән косметик ремонт үткәрелә.
Пациентларымның күбесе өлкән яшьтә булу сәбәпле, аларның йортларына барырга туры килә. Күбесе гипертония, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегә, онкология белән авыручылар да бар, аларга иртәле-кичле барам. Кирәк вакытта “ашыгыч ярдәм” чакыртам. Әлегә үз машинам белән йөрим, ләкин киләчәктә бездә дә мобиль фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килер, дип өмет итәбез. Бигрәк тә аны өлкән яшьтәгеләр көтә, - ди Таңчулпан.
Авылның үзендә даруханә пункты юк. Ләкин фельдшер кемгә нинди дару кирәк - үзе белә. Медикаментлар артыннан да үзе йөри. Моның өчен аның тиешле лицензиясе бар.
Фельдшер үзе авылдан җиде километр ераклыкта урнашкан Якты-Ялан авылында яши. Иртән җиденче яртыда тора, малларын ашата, улларын Бозаяз авылындагы балалар бакчасына илтеп куя, үзе Атҗитәр авылына эшкә китә. Тормыш иптәше Салават белән өч ул үстерәләр. Өлкәне Арслан конструкторлар белән уйнарга ярата, уртанчысы Кәрим боксер булырга хыяллана, әтисе белән көн саен шөгыль­ләнә, ә Тимерлан матур итеп җырлый. Йортта булсынмы, бакчадамы, балалары әти-әни­ләренә зур теләк белән ярдәм итәләр. Әниләре аларны тәмле ризыклар пешереп сыйласа, эретеп ябыштыручы булып эшләгән әтиләре, гаилә бернәрсәгә дә кытлык кичермәсен өчен барлык тырышлыгын сала.
Таңчулпан кебек ачык йөзле, мөлаем һәм ярдәмчел кешеләр еш очрамый. Бәлки, шул сыйфатлары аркасында аны йортта да, эшендә дә яраталар, хөрмәт итәләр һәм рәхмәт укыйлар.
Милена Шәймәрдәнова.
Марсель Ишморатов фотосы.
Читайте нас: