Белүебезчә, йөрәк-кан тамырлары авырулары арасында иң күп урынны гипертония авыруы алып тора. Нинди авыру соң ул?
Гипертония авыруы ул артериаль кан басымы күрсәткечләренең югары булуы. Мөмкинлектән файдаланып, төрле яшьтәге кешеләрнең кан басымы нинди булырга тиешлекне әйтеп үтәм. 16-20 яшьлекләрнең кан басымы терекөмеш баганасының 100/70 белән 120/80, 20-40 яшьлекләрнең - 120/70 белән 130/80, 40-60 яшьлекләрнең - 135/85 кә кадәр, 60 яшьтән югарыларның 140/90га кадәр булса – бу норма. Иң мөһиме, кан басымын үлчәр алдыннан кофе эчәргә, тәмәке тартырга, спиртлы эчемлекләр кулланырга ярамый. Берничә минут тыныч кына утырып тору сорала. Ә кан басымын беренче тапкыр үлчәгәндә ике кулдан да үлчәргә һәм кайсы кулдан үлчәгәне югары - табибларга кергәч шунысын әйтергә кирәк. Әгәр кешегә гипертония авыруы диагнозы куелса, күңелгә артык якын алмаска һәм гомер буе дару кулланырга кирәклеге белән килешергә кирәк. Кан басымы авыруы диагнозы куелган кешеләргә кан басымын иртән һәм кич үлчәп, саннарын ким дигәндә ике атна дәвамында көндәлеккә язып барырга тәкъдим итәбез. Аның ярдәмендә сез үзегезнең организмның һава торышына, физик активлыкка, хис-тойгыларга нинди реакция ясаганын белә алачаксыз. Бу сезгә дарулар билгеләгәндә табибка да ярдәм итәчәк.
Әлбәттә, дарулар һәр кешегә аерым якын килеп сайланырга тиеш. Ник дигәндә, һәр кешенең йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге башкаларныкыннан аерыла. Һәм, моңа өстәп, организмдагы башка чирләрне дә истә тотарга кирәк. Авыруга дару билгеләгәч, табиб күзәтүләр алып бара. Кайбер кешеләрнең кан басымы күтәрелүенә кан басымы авыруы түгел, ә бәлки башка авырулар сәбәпче булырга мөмкин. Шуның өчен барлык дару да бөтен кешегә дә бер төсле ярдәм итми. Авыруны дәвалауга караганда, аны булдырмау өчен профилактик чаралар үткәрүнең әһәмияте күбрәк. Чир белән төрле катлауланулар да килеп чыгарга ихтимал. Әлбәттә, без стресслардан котыла алмыйбыз. Ә туклануны, физик активлыкны күзәтүдә тота алабыз. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану да кешенең үзеннән тора. Бөтен кешегә дә бүгеннән йөгерә башлагыз дип әйтеп булмый. Бары тик күбрәк җәяү йөрергә кирәк. Сәгатенә 6-7 километр тизлек белән атлаганда бик яхшы. Сәламәт кешеләргә көнгә 5 километр җәяү йөрү кан басымын нормада тотарга ярдәм итә. Ә кан басымы югары булганнарга атнага ким дигәндә өч тапкыр шушы аралыкны җәяү үтәргә тәкъдим ителә.
Шунысын да әйтим, өлкән буын кешеләре, аеруча ирләр үзләрен авыру итеп кабул итәргә теләми. Һәм нәтиҗәдә организмнарына эмоциональ яктан да, физик яктан да көч китерәләр. Хәлең бетеп туктаганчы эшләргә ярамый. Организмга ял биреп, туктап-туктап эшләсәң яхшырак.
Кан басымының кинәт күтәрелеп, кинәт төшүе дә организм өчен куркынычлы, ул инфаркт, инсультка китерә. Шуның өчен дә, әгәр кан басымы кинәт кенә югары күтәрелә икән, аны бик нык көчле дарулар эчеп, 15 минут эчендә төшерергә тырышырга ярамый. Кабул итә торган даруларыгызны көн саен, билгеле вакытта эчеп, организмны шуңа көйләсәгез, кан басымыгыз уйнамас.
Кайбер кешеләр даруларны кан басымы күтәрелгәндә генә эчә. Бу дөрес түгел. Бары тик кан басымы күтәрелде бугай дип, авыруның беренче стадиясендә, икеләнеп йөргән вакытта гына даруларны алай кабул итәргә ярый. Ә гипертония диагнозы куелган кешеләргә даруларны даими эчү мәҗбүри.
Зөлфия Хәмитова, район үзәк дәваханәсе кардиологы.