Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Авыру үткәндә калсын

Дәүләт Думасы туберкулез белән авыручыларның җаваплылыгы турында Башкортстан парламенты тарафыннан тәкъдим ителгән закон проектын хуплады.

Сәламәтлек саклау буенча Дәүләт Думасы комитеты икенче укуда туберкулез белән авыручы шәхесләрнең санитар-эпидемия режимын үтәү­ләрен, тиешенчә тикшеренүен һәм дәвалануларын күз уңында тоткан “Русия Федерациясендә туберкулез­ның таралуын кисәтү турында”гы Федераль закон проектын кабул итәргә кушты.
- Хәзерге вакытта без тәкъдим иткән норма закон белән ныгытылмаган. Закон туберкулез белән авыручыларга тәгаен­ләнгән дәвалау-сәла­мәтләндерү чараларын гына үтәргә куша, - диде Башкортстан Республикасы Дәү­ләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Безнең башлангыч туберкулез белән интегүче, шулай ук сәламәт кешеләрнең мән­фә­гатьләрен яклауга юнәл­телгән. Туберкулез – социаль авыру, аның таралуы күбе­сенчә аның белән авыручы­ларның тәр­тибенә бәйле. Кызганычка каршы, мондый кешеләрнең сәламәтлекләре белән үзаллы шөгыльләнергә мөмкинлек­ләре дә, акчалары да юк. Без тәкъдим иткән норма алар өчен медицина оешмаларында мотлак тикшеренү һәм дәвалануны күз уңында тота. Нәтиҗәдә, беренчедән, авыручылар ярдәм алачак, икенчедән, аның сәламәт кешеләргә йогу куркынычын киметәчәк. Кызганычка каршы, Русия туберкулез авыруы шактый югары булган дәү­ләтләрнең берсе булып кала. Алга киткән илләр профилактик чаралар исәбенә бу чирне күптән җиңеп чыкты. Безгә дә моңа килергә вакыт. Бу авыру үткәндә калырга тиеш. Ул XXI гасыр авыруы түгел.
Башкортстан парламенты тарафыннан башлангыч салынган проектны Дәүләт Думасы 2017 елның июлендә тәүге укуда кабул итте. Закон проекты туберкулез белән авыручыларның җәмәгать урыннарында гына түгел, яшәгән һәм эшләгән урыннарында санитар-гигиена кагый­дәләрен үтәү, яшәгән урыннары буенча санитар-сәламәт­ләндерү чараларын бер каршылыксыз үткәрү буенча бурычларын киңәйтә.
(“Башинформ”
мәгълүмат агентлыгы”).
Читайте нас: