Авыруның билгеләре төрле булырга мөмкин. Иммунологлар өчен СПИД – кеше иммун системасы дефицитының бер очрагы гына. Бу очракта вирус кандагы иммун күзәнәкләрен үтерә һәм организм микробларга каршы тора алмый. СПИД кинәт кенә башланмый, вирус эләккәч, инкубация чоры өч айдан 18 елга кадәр дәвам итә. Кайбер инфекция йоккан кешеләрдә авыру башланмаска да мөмкин. Авыруның башлангыч этабында кешенең гәүдә авырлыгы кими (10 процентка кадәр), муенда, култык астында, терсәк, ботларда лимфа төеннәре зурая.
Авыручыларның 70% ында тире зарарлана, бит тиресе кубырчыклана; авыз, җенес органнарының лайлалы тышчасында эрен җыела. Хәлсезлек, температура күтәрелү, төнлә тирләү күзәтелә. Соңрак авыруларның 50 – 60 процентында үпкәләр ялкынсынуы башлана, 30 процентында тиредә, лайлалы тышчаларда Капоши саркомасы (кан тамырлары, эчке органнардагы тоташтыргыч тукымада шеш) барлыкка килә. Шулай ук авыруларның 30%ында үзәк нерв системасы зарарлана (менингит – ми сүрүләре ялкынсыну, шешләр барлыкка килү, акылга зәгыйфьлек күзәтелә). Табиб шушы билгеләр буенча авыру башлануы турында канга лаборатор анализ ясаганнан соң әйтә ала – кан составында ВИЧка антитәнчекләр булырга тиеш. Ләкин антитәнчекләр булу буенча гына СПИД авыруы дип нәтиҗә ясарга ярамый. СПИДны дәвалау процессы бик авыр бара.
ВИЧ чыганагы булып вирус йөртүче яки авыру кеше генә була ала. Аның канында, кан ясалу органнарында, спермасында, селәгәендә, тиресендә, күз яшендә, күкрәк сөтендә, арка мие сыекчасында, органнарында, тукымаларында ВИЧ була. Ләкин башка кешегә күчә торган ВИЧ канда, спермада һәм кайбер очракларда күкрәк сөтендә була. Бу вирус сәламәт кешенең тиресенә эләккән очракта аның канына үтеп керә алмый. ВИЧ кан салганда, органнар күчереп утыртканда, укол ясаганда (наркоманнар пычрак энә куллан-ганда), медицина инструментлары начар стерильләштергәндә күчәргә мөмкин. Ләкин ВИЧ башлыча җенси контакт вакытында күчә. Берничә җенси партнер булганда, бу куркыныч тагын да арта. Җенес органнарында лайлалы тышча зарарланырга мөмкин, ә канда һәм спермада вирус иң зур күләмдә була. Вирус шулай ук кайбер дезинфекция ясалмаган көнкүреш приборлары: теш щеткалары, кырыну приборлары, татуировка инструментлары һ. б. аша да йогарга мөмкин. Үбешү, уртак файдалану предметлары (ванна, туалет, уенчыклар, телефон трубкасы, акча), төчкерү, савыт-саба аша ВИЧ йоктыру расланмаган. Кан эчүче бөҗәкләр (черки, москит, бет, борча) аша да вирус йогарга мөмкин дип әйтеп булмый. Кул кысып исәнләшү, авыру белән рәттән тору да зарарсыз. Авыруларны изоляцияләү кирәкми, алар гаиләдә, коллективта кала алалар.
Ләкин шуны онытырга ярамый: медицина хезмәткәрләре һәм энтузиастлар тырышлыгы белән генә проблеманы хәл итеп бетерү мөмкин түгел һәм бернинди чара да бер эшкә дә 100 процент гарантия бирә алмый. Әлеге проблеманы чишүдә күп нәрсә кешенең үзеннән, аның үз гомеренә һәм сәламәтлегенә, башкаларга булган мөнәсәбәтеннән тора.
Люция Мөлекова, район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы.