Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагында
4 декабрь 2018, 12:33

Сәламәт тормыш гаиләдән башлана

Кырмыскалы авылының “Бал корты” балалар бакчасында көз көне йолага әверелгән “Сәламәтлек атнасы” үткәрелә. Бәйрәмнең төп максаты – балаларга шатлык бүләк итү, аларны сәламәт тормышка җәлеп итү һәм үзләре турында хәстәрлек күрергә өйрәтү. Сәламәтлек атнасының ничек үтүе турында физик культура буенча инструктор Наталья Ярмөхәммәтова сөйләде.

Наталья Стәрлетамак физик культура институтын тәмам­лаганнан соң, “Бал корты” балалар бакчасына эшкә урнаша. Тәүдә тәрбияче вазыйфасын башкарса, соңыннан физкультура буенча инструктор булып эшли башлый. Аның Рөстәм һәм Руслан исемле ике улы бар. Малайлары, башка балалар бакчасында тәрбияләнү­челәр кебек, спорт чараларында актив катнаша.
- Сәламәтләндерү эшләре безнең өчен бик мөһим. Шу­ның өчен дә бу чараны ел саен үткәрәбез. Һәр төр­кемгә якынча 25-36 бала йөри. Балалар бакчасында иртә гимнастикадан башланып китә. Тәүге көнне күнекмәләр “аютабанлылыкны” профилактикалауга юнәлтелгән булса, икенче көнне бармакларга массаж ясыйбыз, тын юлларын ачучы күнекмәләр ясыйбыз. Барлык чаралар да музыка җитәкчесе Альмира Ардуанова башкаруында музыка астында үтә. Медицина хезмәткәре Рәмилә Шәрипколова балалар­ның хәлен даими күзәтү астында тота.
Шулай ук без тәрбияләнү­челәребез белән сәламәтлек һәм гаиләдә спорт белән шөгыльләнү турында әңгәмә алып барабыз. Мондый сөй­ләшүләрне алар рәхәтләнеп тыңлыйлар һәм иң мөһиме, алар­да физкультура белән шөгыльләнү теләге барлыкка ки­лә, - ди Наталья.
“Сәламәтлек атнасы”нда уен төрендә танып белү дәресләре үткәрелә, боларның барсы да балаларга бик ошый. Анда аларның әти-әниләре дә катнаша. Шулай, кече төркем­нәрдә сабыйлар әниләре белән гимнастика эскәмияләрендә бергәләп атлыйлар, мүкәйләп дуга астыннан чыгалар, музыка астында гимнастика ясыйлар, шарлар белән уйныйлар.
Урта һәм өлкән төркем­нәрдә үткәрелгән чараларга да әти-әниләр чакырылды. Алар өчен төрле мавыктыргыч конкурслар оештырылды. Соңыннан барсына да бүләкләр тапшырылды.
Шунысы куанычлы, ата-аналар бу чараларга зур җа­вап­лылык белән карыйлар, үзләре дә зур теләк белән катнашалар. Чөнки мондый чараларның төп максаты - сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү. Моны алар яхшы аңлыйлар һәм балалары өчен үрнәк булып торырга тырышалар.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: