Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагында
25 гыйнвар 2019, 12:04

Сабыйлар сәламәтлеге сагында

Әнисә Нургалиева 1994 елдан башлап Кырмыскалы авылының балалар поликлиникасында эшли. Озак вакыт мөдир вазыйфасын башкара, бүгенге көндә ул участок педиатры.

Медицинага илткән юл

Әнисә Нуриәхмәт кызы Чиләбе өлкәсенең Аша шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфа нефть техникумының кичке бүлегенә укырга керә, ә көндез заводта эшли. Булачак табибның биографиясе шулай гадәти булмаганча башлана. Ләкин ул медицина өлкәсен сайларга карар итә.

– Нина Ивановна Хрипунова исемле укытучымның үпкәләре авырта иде. Табиб булып, аңа ярдәм итәргә теләдем. Бервакыт гәзиттә медицина институтына укырга кабул итүләре турында белдерү күреп калдым. Минем хыялып тормышка ашты – студент булып киттем, - ди әңгәмәдәшчем.

1989 елда медицина институтын тәмамлап, педиатрия белгечлеге буенча диплом ала һәм Уфа шәһәренең 4нче санлы балалар поликлиникасына эшкә урнаша. Ә 1993 елда гаиләсе – ире һәм ике кызы белән Кырмыскалы авылына күченеп киләләр.

Шул вакыттан бирле Әнисә Нуриәхмәт кызының язмышы Кырмыскалы балалар поликлиникасы белән бәйле.

Көндәлек эш

Бүген Әнисә Нургалиева – участок педиатры. Район үзәге, шулай ук Карлыман, Мөкәй, Карлыманбаш һәм Илтуган авыллары, ягъни 1300гә якын бала аның карамагында. Көн саен табиб поликлиникада кабул итә, чакырулар буенча һәм 1 яшькә кадәрге балаларның йортларына бара.

– Ешрак респиратор-вируслы инфекция, шул исәптән грипп белән авыручылар мөрәҗәгать итә. Ата-аналар сабыйларын консультациягә вакытында алып килә. Чөнки аз гына соңга калсаң да, ул пневмония яки менингит белән тәмамланырга мөмкин. Гриппка килгәндә, өзлегүләр булмасын өчен балаларга бу авыруга каршы прививка ясатырга киңәш итәм, - ди Әнисә Нуриәхмәт кызы.

Участок педиатры төрле яшьтәге балалар өчен медицина тикшерүләре үткәрә, профилактик вакциналар ясый. Кайбер ата-аналар балаларына прививка ясатудан бөтенләй баш тартып дөрес эшләми. Чөнки инфекцияләр “баш калкыткан” вакытта мондый сабыйларның авыру ихтималлыгы аеруча арта.

– Берничә атна элек республикада балалар коклюш белән авырып, реанимациягә эләкте. Узган елда кызамык белән авырып, үлгән очрак та теркәлде. Бу чирләрне булдырмас өчен 1 яшькә кадәр - коклюш, дифтерия, столбняк, В гепатиты, туберкулез һәм пневмокок инфекциясеннән, 1 яшьтән соң кызамык, паротит һәм кызылчага каршы прививка ясыйбыз. Вакцина балаларны инфекцияләрдән саклый, авырган очракта да, өзлегүләрсез үткәрергә ярдәм итә, - дип аңлатты табиб.

Балалар белән аралашып

Шул еллар эчендә Әнисә Нуриәхмәт кызы караган балалар үзләре әти-әни булдылар, инде үзләренең сабыйларын алып киләләр. Табиб әйтүенчә, эшен ул яратып башкара, бәләкәй пациентлар белән аралашу аның кәефен күтәрә, тагы да дәртләнеп эшләргә көч-куәт бирә. “Аларның эчкерсез күзләрәнә карап, үзең дә сизмәстән, елмаеп җибәрәсең. Сабыйларыбыз сау-сәламәт булып үссен өчен алар турында хәстәрлек күрергә тиешбез,” - ди Әнисә Нургалиева.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА әңгәмәләште.
Читайте нас: