Үзән
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагында
12 февраль 2019, 16:07

Грипп халыкны аяктан ега

Башкортстанда балалар һәм өлкәннәр арасында грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта.

Башкортстанда балалар һәм өлкәннәр арасында грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта.
Соңгы атнада (4-10 февральдә) 33 меңнән артык кешегә «кискен респиратор вирус инфекциясе» диагнозы куелган, аларның 63 проценттан артыгы балалар (21,1 мең кеше).
"Роспотребнадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, республика территориясендә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санының эпидемик күтәрелеше башлану теркәлгән. Эпидемия 45,9 процентка җиткән, узган атнадагы белән чагыштырганда, 28 процентка арткан.
Эпидемия чигенең артуы 3-6 яшьлек балалар арасында — 14,9 процентка, мәктәп яшендәге балалар арасында – 32,3 процентка, өлкән халык арасында 32,7 процентка күзәтелә.
Башлангыч диагнозлар буенча, Уфада ОРВИ авыруларының 9,9 мең очрагы теркәлгән, шуларның яртысыннан артыгы балалар — 5,2 мең авыру.
https://kiziltan.ru/zdorovie/18785-gripp-halykny-ayaktan-ega.html
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас: