Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагында
28 февраль 2019, 11:22

Грипп аяктан екмасын өчен нишләргә?

Грипп – вируслы инфекция. Ул, гадәттә, сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә кешедән кешегә йога. Табиблар, грипп кинәт башлана, диләр. Тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә, мускуллар сызлый, баш авырта. Аннары төчкерү, томау өстәлергә мөмкин.

Грипп аяктан екмасын өчен нишләргә? Әлбәттә, алдан чарасын күрергә кирәк. Мәктәпкә барганда, борын эченә “Оксолин” мае сөртегез. Өйгә кайткач, сабын белән юып төшерегез. Кулны да сабын белән ешрак юарга киңәш ителә.
Эпидемия чорында С витаминына бай ризыклар ашагыз. Мәсәлән, кара карлыган, гөлҗимеш, кәбестә, киви, апельсин, лимон, грейпфрут. Суган белән сарымсакның да файдасы зур. Кура җиләге һәм юкә чәчәгеннән әзерләнгән чәй дә файдалы.
https://kiziltan.ru/zdorovie/19405-gripp-ayaktan-ekmasyn-chen-nishlrg.html
ФОТО: https://kiziltan.ru/uploads/posts/2019-02/1551266356_29.jpg
Читайте нас: