Үзән
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Язгы авитаминоз: миф һәм чынбарлык

Язга керү белән, без үзебездә витаминга кытлык сизәбез. Авитаминоз хакында мифларның никадәр дөрес булуын ачыклыйк.

Язга керү белән, без үзебездә витаминга кытлык сизәбез. Авитаминоз хакында мифларның никадәр дөрес булуын ачыклыйк.

Миф №1: сезон бәласе

Мәкерсез авитаминоз, җәй һәм кыш көч туплап, язын, көзен организмга һөҗүм ясый.

Дөрес

Авитаминоз, ягъни теге яки бу витамынның организмда тиешле күләмдә булмавы безгә елның теләсә кайсы вакытында янамый. Гадәттә, ризык белән организм төрле витаминнарга даими тулыланып тора. Искәрмә булып, С витаминын атарга мөмкин. Әмма, көндәлек тормышта, кеше организ­мы­на гиповита­миноз күбрәк яный. Бу - берәр төр витаминның организмда бөтенләй булмавы түгел, ә тиешле күләмдә булмавы икән.

Миф №2:

сәламәтлек таблеткалары

Яз җитү белән, аптека киштәләрендә берсеннән берсе матур савытларда “витаминнар парад”ы башлана. Эшләп чыгаручылар мәҗбүри рәвештә организмны “баетырга” киңәш итәләр.

Дөрес

Теге яки бу витаминга кытлыкның үз билгеләре бар. Әйтик, организмга А витамины җитмәү — күз күрүен начарайта, тире кипши, тырнаклар һәм чәч “тиз сынучан”га әйләнә. Әгәр үзегездә без санап үткән симптомнарны сизәсез икән, поливитаминнар алырга, аптекага йөгерергә ашыкмагыз! Табибка барып киңәшләшергә кирәк. Кәеф кырылган саен да, үзегезгә үзегез поливитаминнар “билгеләү” – дөрес түгел. Матур төсле төймәләрне йотарга ашыкканчы, азык рационыгызны баету отышлырак. Кеше һәрвакыт ашый-эчә икән, аңа гиповитаминоз янамый.

Миф №3: лимонлы меню

Цитрусны, ни өчендер витаминга кытлыкны җиңү чарасы итеп күрергә ияләштек. Суык тидеме - лимон ярдәм итә. Авырыйсың килмәсә- әфлисун аша.

Дөрес

Аскорбин кислотасы - бөтен витаминнар патшасы. Аның организмда тиешле күләмдә булуы безнең сәламәтлегебезгә, иммунитет ныклыгына гарантия. Әмма бу цитрус җимешләрен килолап ашарга кирәк, дигән сүз түгел. Аскорбин кислотасының көндәлек нормасы- 50-100 мг.. Тиешле нормада витамин кабул итим дисәгез, көненә бер лимон яки 1 әфлисун ашарга кирәк. Ләкин аскорбин кислотасы фәкать цитруслы җимешләрдә генә бар, дигән сүз - дөрес түгел. Уртача зурлыктагы ике алма, яки 100 г. тозлы кәбестә да шул ук күләмдә аскорбинкага ия.

Иммунитетны ныгытуга берничә чара

1) Җитен мае: Омега-3 һәм Омега-6 май кислота­сының алыштыргысыз чыганагы. Ул организмның саклану көчен арттыра.

2) Балык һәм диңгез азыклары: Аларда да безне төрле авырудан саклаучы май кислоталары күп. Диңгез продук­циясендә иң зур байлык - йод, цинк, кальций, фосфор һәм селен. Әлеге микроэлементка дифицит булса, организмның йогышлы чиргә каршы тору көче кими.

3) Бал һәм бал ризыклары: Бал, перга, бал тузаны, прополис – бу биологик актив матдәләр тупламасын үзенә җыйган продукт. Барлык чиргә дә бал калкан була ала.

4) Тәмләткечләр: Имбир, канәфер, кукурма, корицаны тәмләткеч буларак кына түгел, иммунитетны ныгытучы эфир мае һәм башка матдәләр чыганагы буларак кулланырга мөмкин.
Читайте нас: