Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектында тормышка ашырылырга тиешле мәсьәләләрнең берсе – квалификацияле яңа кадрларны җәлеп итү.
2018 ел ахырына республикада 1150 табиб һәм 973 урта медицина персоналы белгече җитми иде. Гомумдәүләт проекты кысаларында кадрлар мәсьәләсен хәл итүгә 216 миллион сум тотынылачак. Быел беренче кварталда табиблар – 185, урта профильле белемле медицина хезмәткәрләре 216 кешегә артты.
Проектка җәлеп ителгән чаралар гасырның иң куркыныч авырулары белән көрәштә җитди адым ясарга ярдәм итәчәк. Йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулары белән көрәшкә республикада гомумдәүләт проекты кысаларында 7 миллиард сумнан артык акча тотынылачак.
Проекттан түбәндәге нәтиҗә көтелә: 2024 елга кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем очраклары - 100 мең кешегә 400, онкология авыруларыннан 100 мең кешегә 170 очракка кадәр кимергә тиеш.
Төбәкнең кан тамырлары үзәкләрен яңа җиһазлар белән тәэмин итәчәкләр, ангиографик җайланмалар артачак. Бу үзәкләр беренче чиратта инфаркт һәм инсульт кичергән пациентларга кичекмәс ярдәм күрсәтү өчен тәгаенләнә. Медицина ярдәменең яңа сыйфатлы дәрәҗәсе дәвалауның яхшы нәтиҗәсенә китерү мөмкинлеген арттырачак. 2000 елларда инсульт кичергән пациентларның үлем очраклары 90 процентка җитә иде. Хәзер 10-20 процентка кимеде. Пациентларның өчтән ике өлеше клиникадан үз аякларында кайтып китә.
Уфада күптән көтелгән мөһим медицина объекты – онкология диспансерының яңа хирургия корпусы төзелеп бетәчәк һәм файдалануга тапшырылачак.
Уфа, Күмертау, Нефтекама, Стәрлетамак, Октябрьский, Салават шәһәрләрендә, Белорет, Бөре, Дуван районнарында онкология ярдәменең амбулатор үзәкләре барлыкка киләчәк. Димәк, районнарда яшәүчеләргә тиешле медицина ярдәме алыр өчен еракка йөрергә кирәкмәячәк.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/y-r-kl-r-yshanychly-tipsen/