Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Зыянлы биш эчемлек билгеле булды

Сәламәтлек саклау // Резеда Галикәева // 07.06.2019 12:00:58Диетологлар зыянлы һәм хәтта куркыныч биш эчемлекне атаган.

Диетологлар зыянлы һәм хәтта куркыныч биш эчемлекне атаган.
Беренче урында пакетлы чәй тора. “Роскачество” хезмәткәрләре тикшергәннән соң, аларның 11 төрендә — эчәк таякчыгы, ә кайберләрендә күгәрек тапкан.
Икенче урында — газлы эчемлекләр. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аларны балаларның артык авырлыгы сәбәпчесе, дип атаган. Шулай ук, балсыз газлы су да файдага түгел, андагы газ ашказанын ярсыта, кислота бүлеп чыгаруга китерә, эчне күптерә...
Өченче урында — эри торган каһвә. Ул җитештерелгәндә озак эшкәртелгәнгә күрә, файдалы матдәләре юк диярлек. Дүртенче булып “3 в 1” каһвәсе тора. Белгечләр аннан бөтенләй баш тартырга киңәш итә, чөнки шикәре бик күп.
Исемлекне пакетлы сутлар тәмамлый. Аларны диетологлар баллы газировкаларга тиңләгән.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/zyyanly-bish-echemlek-bilgele-buldy/
ыФото: Газета.ру
Читайте нас: