Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ак халатлы, изге күңелле

Гадәттә, балалар дәваханәгә барырга курка, ак халатлы табибларны күрү белән елап җибәрәләр. Ә балалар консультациясендә сабыйларга прививка ясаучы шәфкать туташы Зөһрә Ишкаева балалар белән уртак телне бик җиңел таба белә. Аның биредә эшләвенә дә 30 еллап вакыт үтеп киткән.

Гадәттә, балалар дәваханәгә барырга курка, ак халатлы табибларны күрү белән елап җибәрәләр. Ә балалар консультациясендә сабыйларга прививка ясаучы шәфкать туташы Зөһрә Ишкаева балалар белән уртак телне бик җиңел таба белә. Аның биредә эшләвенә дә 30 еллап вакыт үтеп киткән.

Эпидемиягә юл куймас өчен

- Кызганычка каршы, хәзер кайбер ата-аналар сабыйларына прививка ясатудан баш тарталар. Шул сәбәпле, төрле авырулар баш калкыта башлый. Яңарак кына кызамык белән авыру очрагы теркәлде. Ул һава-тамчы юлы белән күчә. Әгәр балага вакытында прививка ясалмый икән, җитди өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин. Ул гына да түгел, алар башкаларга да авыруны йоктыра. Балаларының кызамык белән авыруына ата-аналар үзләренең җаваплылыгын, бу авыру үлем белән дә тәмам­ланырга мөмкин булуын онытып җибәрәләр. Хәтта кайбер ата-аналар манту ясатырга да телә­миләр. Интернетта вакциналар турында дөреслеккә туры килмәгән мәгъ­лүмат укыйлар да шикләнә башлыйлар, - ди Зөһрә Зәки кызы.

Зөһрә Ишкаева тикшерел­мәгән мәгълүматка ышанмаска, ә медицина белеме булган бел­гечләрнең киңәшен тотарга киңәш итә. Балаң чирләмәсен дип, дистерләре белән аралаштырмый йортта бикләп кенә торып булмый бит, - ди шәфкать туташы.

Прививкалар графигы

- Әгәр 1990 елларны бүгенге көннәр белән чагыштырсак, байтак яңа вакциналар барлыкка килде, кайберләре алмаштырылды. Полиомиелиттан да яңа вакцина бар хәзер, аны балалар җиңелрәк үткәрә, - ди Зөһрә Зәки кызы, сүзен дәвам итеп.

Балаларны вакцинацияләү профилактик прививкалар календаренә ярашлы үткәрелә. Яшь аналар сабыйлары белән ай саен педиатрга килеп күренә, каршылыклар булмаса, пневмококк инфек­циясеннән, дифтерия, коклюш, столбняк, полиомиелит һәм башка авырулардан прививка ясата. 2 яшенә сабыйның барлык төп прививкалары да булырга тиеш. 6 яшенә кадәр сабыйга ел саен манту, 7 яшендә БЦЖ һәм АКДС, ә 14 яшьтә АДСМ ревакцинациясе һәм полиомиелит ясала.

Эшкә - юллама буенча

Кырмыскалы табиблык участогы буенча Зөһрә Ишкаеваның карамагында барлыгы 3 меңгә якын сабый исәпләнә. Ул аларның һәрберсенә прививкалар карточкасы булдырган. Участоклар һәм балаларның яшь­ләре буенча вакцинация үткәрү планы языла бара. Аны урамда күпләре танып, әллә кайдан елмаеп исәнләшеп торалар.

- Эшемне бик яратам, хаклы ялда булсам да, эшләвемне дәвам итәм, - ди ул.

Зөһрә Зәки кызы үзе Федоровка районының Каралачык авылында күпбалалы гаиләдә туып-үскән. Мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлаган һәм Салават медицина училищесында белем алган. Гаиләдәге алты ба­ланың бишесе медицина хезмәткәре һөнәрен сайлаганнар. 1982 елда юллама буенча дипломлы шәфкать туташын Кырмыскалы районына эшкә җи­бәрәләр. Берничә ел район үзәк дәваханәсендә төрле вазыйфалар башкара. 1985 елда яшь ар­хи­тектор Расих Ишкаев белән танышып, аңа кияүгә чыга. Ә 1989 елда балалар поликлиникасына күчә һәм бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт сала.

Ишкаевлар Альберт исемле уллары һәм Регина исемле кызларына лаеклы тәрбия һәм югары белем биргәннәр. Аларның икесе дә Уфа нефть техник университетында белгечлек алып чыгып, әлеге вакытта Себердә эшлиләр. Җәй көне гаиләләре белән әти-әниләре янына кунакка кайталар. Зөһрә Зәки кызы – эшендә абруйлы хезмәткәр, ә йортында сөекле тормыш иптәше, хәстәрлекле әни һәм нәнәй.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.

Автор фотосы.

Төп бурыч – кешеләрнең сәламәтлеген саклау

Кадерле хезмәттәшләр!

Барыгызны да һөнәри бәйрәмебез – Медицина хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм. Безнең коллектив – ул табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, кече һәм техник персоналдан торган зур команда. Аларның барысы да район халкының иминлеге хакына эшли. Безнең төп бурыч – өлкәннәрнең һәм балаларның сәламәтлеген саклау һәм тергезү. Хаклы ялда булган ветераннарга да зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Нәкъ сез сугыштан соңгы һәм үзгәртеп корулар чорында сәламәтлек саклау өлкәсен үстердегез.

Медицинада очраклы кешеләр була алмый. Рухи байлык, гуманизм, шәфкатьлелек һәм үз-үзеңне аямау - бу бәя биргесез сыйфатлар чын медицина хезмәткәрләренә хас.

Барыгызга да эчкерсез хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм һәм һөнәри уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм имин тормыш телим.

С.Камалетдинов, район үзәк дәваханәсенең баш табибы.


Читайте нас: