Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кардиология үзәге яңарыш кичерә

Сәламәтлек саклау // 18.06.2019 07:28:00Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүгә багышланган күчмә “Сәламәтлек сәгате”н үткәрде. Чара Республика кардиология үзәгендә узды.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүгә багышланган күчмә “Сәламәтлек сәгате”н үткәрде. Чара Республика кардиология үзәгендә узды.
Киңәшмә алдыннан төбәк җитәкчесе биредәге бүлекчәләрне карады һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау өчен файдаланылучы заманча җиһазлар белән танышты. Биредә үк Радий Хәбировка яңа хирургия корпусы макетын тәкъдим иттеләр. Төзелеш эшләре конкурс процедуралары тәмамланганнан соң башланачак.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин кан әйләнеше системасы авыруларыннан интегүчеләр һәм алардан үлү очраклары турында сөйләде. Дүрт айда гомум үлем очраклары структурасында аларның өлеше 48,3 процент тәшкил иткән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 15,5 процентка күбрәк. Шул ук вакытта әлеге сәбәпләрдән үлем очраклары 3,5 процентка кимегән, бу былтыргыга караганда, 734 кешегә азрак.
Кардиология үзәгенең баш табибы Ирина Николаева “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында әзерләнгән төбәк программасының 2024 елга әлеге авырулардан үлем очракларын киметүгә юнәлтелгәнлеген әйтте.
Төбәк җитәкчесе кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем очракларын киметү буенча анык күрсәткечләр булырга тиешлеген билгеләде. Радий Хәбиров ике атна эчендә әлеге күрсәткечләрне билгеләргә һәм аларны муниципалитетларга җиткерергә кушты.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/kardiologiya-z-ge-ya-arysh-kicher/
ФОТО: https://kiziltan.rbsmi.ru/upload/iblock/0e2/0e2dfcbd03aa5ae4e2e01d32bd9d48e1.jpg
Читайте нас: