Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ялда агуланмас өчен нишләргә?

Сәламәтлек саклау // Зульфия Фатхтдинова // 09.07.2019 19:58:11Табиб-диетологларның берничә киңәшенә игътибар итегез.

Табиб-диетологларның берничә киңәшенә игътибар итегез.
Отпуск вакытында чит илгә ялга җыенасызмы? Ялда агуланмас өчен табиб-диетологларның берничә киңәшен хәтерегезгә салып куегыз.
Бигрәк тә экзотик илләрдә йөргәндә яңа ризыкны аз-азлап, кечкенә порциядә тәмләп карарга кирәк. Табиблар әйтүенчә, организм өчен ят ризыкны аз-азлап кына ашый башласаң, аллергиядән сакланып була.
Шулай да аллергия ризыкны ашагач бер-ике тәүлектән соң да килеп чыгарга мөмкин. Моннан тыш, ризыктан агуланмас өчен аның сыйфатына игътибар итәргә кирәк.
Ял итүчеләр арасында онлайн-сорау алу үткәргәннәр һәм туристларның кунакханә номерларына үзләре белән нәрсә алып килүләре турында ачыклаганнар.
Чынлыкта, русиялеләрнең 16 проценты отпускага үз ризыклары белән килә икән, бу мәсьәлә, хатын-кызларга караганда, ир-егетләрне күбрәк борчуы ачыкланган.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/yalda-agulanmas-chen-nishl-rg-/
ФОТО:https://kiziltan.rbsmi.ru/upload/iblock/846/84607a89e9bd546b50e9bf1680c24861.jpg
Читайте нас: