Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Геморрагик бизгәк - куркыныч чир

Сәламәтлек саклау // Миләүшә Латыйпова // 12.07.2019 18:42:25Саратов өлкәсендә май аеннан башлап 850 кешегә "геморрагик бизгәк" диагнозы куелган. Бу хакта төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Саратов өлкәсендә май аеннан башлап 850 кешегә "геморрагик бизгәк" диагнозы куелган. Бу хакта төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Бүген 162 кеше дәваханәдә ята. Ә бер авыру вафат булган.
Геморрагик бизгәк таралу сәбәпле, балалар лагерьларында смена ябылган.
Биредә шуны әйтик: геморрагик бизгәкне таратучылар - җирән кыр тычканнары. Бу чир яхшылап юылмаган куллар аша гына түгел, тузан-туфрак белән сулыш алу юлларыннан да эләгергә мөмкин. Шуңа күрә кыр-болыннарга печән чабарга чыкканда да, урманга ял итәргә барганда да гигиена таләпләрен җентекле үтәү кирәк.
Иммунитеты көчсезләнгән кешеләр өчен бу чир аеруча куркыныч. Бәла аяк астында, ди халык. Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк, дуслар!
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/gemorragik-bizg-k-kurkynych-chir/
Фото: Tursar.ru сайтыннан
Читайте нас: