Авыл җиренә эшкә кайтучы яшь табибларга ярдәм йөзеннән төрле программалар кабул ителүе эзсез калмады. Район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлекчәсе хирургы Ринат Искаков та безнең районга “Земский доктор” программасы буенча килгән һәм безнең районны үз иткән.
Бергә укыган дуслар чакырды
- Кырмыскалы район дәваханәсенә мине 2012 елда бергә укыган дусларым Рәфис Акчулпанов һәм Азамат Галиев чакырды. Монда килеп карап йөредем һәм миңа барсы да ошады. Кадрлар бүлегендә үземнең резюмены калдырдым. Ә бераз вакыттан соң мине эшкә чакырдылар. “Земский доктор” программасына эләгүем дә ярдәм итте, - ди Ринат Мөбарәк улы.
Дәваханәдә белгечне җылы кабул итәләр һәм тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Биш ел ул хирургия бүлмәсендә авыруларны кабул итсә, соңыннан хирургия бүлекчәсенә күчерәләр.
Хәзер Р.Искаковка аена 5-6 дежурлык туры килә. Бу көннәрдә ул икешәр тәүлек бүлекчәдә үткәрә һәм төрле авыллардан килгән пациентларны кабул итә. Өстәвенә, әледән-әле “ашыгыч ярдәм” машинасы белән “Уфа – Ырынбур” һәм “Уфа – Белорет” трассасыннан каза күргән кешеләрне китерәләр. Җәй көне еш кына имгәнгән кешеләр мөрәҗәгать итә. Хирург планлы һәм планнан тыш операцияләр үткәрә.
Хирург эше җиңелдән түгел. Моның өчен зур теләк, түземлелек һәм җаваплылык таләп ителә. Ә Ринат Мөбарәк улы нәкъ шул сыйфатларга ия. Гомумән, ул ачык йөзле һәм шаян кеше. Пациентлары аның турында “авыруларга карата игътибарлы һәм хәстәрлекле” дисәләр, хезмәттәшләре “үз эшенең остасы” дип мактыйлар.
Ринат Мөбарәк улы 1983 елның 29 мартында Баймак районында туган. Әнисе ашнакчы, әтисе водитель булып эшли. Ә кече уллары хирург булырга хыялланган. Шуңа да, мәктәпне тәмамлау белән, медицина университетына укырга керә. Анда диплом алып чыккач, биш ел Баймак шәһәр үзәк, бер ел Магнитогорск дәваханәләрендә эшләп ала.
2013 елда өйләнә һәм яшь гаилә безнең районга эшкә килә. Хатыны Мәрзия тумышы белән Сибайдан, ул да медицина хезмәткәре - акушерка булып эшли. Алтынай һәм Нәркәс исемле сылу кызлары үсеп килә.
– “Земский доктор” программасы яшь кадрларны авылга җәлеп итү максатында булдырылган. Безгә - табибларга, ул финанс ярдәм алырга гына түгел, тәҗрибә тупларга да мөмкинлек бирә. Монда безгә бик ошый. Район үзәгендә йорт сатып алдык. Киләчәктә монда яшәргә һәм эшләргә уйлыйбыз, - диде Ринат Искаков.