Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Эш сәфәре белән дәваханәгә

Район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров эш сәфәре белән район үзәк дәваханәсендә булды.

Район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров эш сәфәре белән район үзәк дәваханәсендә булды.
Баш табиб вазыйфасын башкаручы С.Х Камалетдинов белән алар район үзәк дәваханәсе биләмәсен, дәвалау корпусларын һәм поликлиника бинасын карап йөределәр. Альфир Фәрхәт улы хирургия бүләкчәченә капиталь, поликлиника һәм диагностика бүләкчәләренә косметик ремонт үткәрү, биләмәне төзекләндерү мәсьәләләрен тикшерделәр һәм район башлыгы үзәк дәваханә җитәкчелегенә тиешле вакытта сыйфатлы ремонт үткәрүне тәэмин итәргә кушты.
Шулай ук хакимият башлыгы пациентларның туклану сыйфаты, күрсәтелгән ярдәм, медицина хезмәткәр­ләренең мөнәсәбәте турында фикерләрен белеште. Алар, нигездә, “Табиблар һәм шәфкать туташлары игътибарлы” дип коллективның эшен уңай бәһаладылар. Альфир Фәрхәт улы медицина хезмәткәрләренә арытабангы эшләрендә уңышлар, ә пациентларның тизрәк савыгуларын теләде.
Гөлнара Аллаярова.
Читайте нас: