Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Вакытында ярдәм күрсәтелде

14 июльдә 21 сәгать 35 минутта район үзәк дәваханәсенең “ашыгыч ярдәм” диспетчерына 112 хезмәтеннән Уфа – Инҗәр - Белорет трассасында - Архангель районы биләмәсендә пассажирлар төялгән автобусның юлдан төшеп китүе һәм анда күпләрнең имгәнүе турында хәбәр килә.

14 июльдә 21 сәгать 35 минутта район үзәк дәваханәсенең “ашыгыч ярдәм” диспетчерына 112 хезмәтеннән Уфа – Инҗәр - Белорет трассасында - Архангель районы биләмәсендә пассажирлар төялгән автобусның юлдан төшеп китүе һәм анда күпләрнең имгәнүе турында хәбәр килә.
“Ашыгыч ярдәм” диспетчеры Ф.Н.Шакирова шунда ук юл-транспорт фаҗигасе булган урынга ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасын җибәрә. Район үзәк дәваханәсе җитәкчелегенә бригадаларның эшен көчәйтү өчен авария урынына өстәмә бригада җибәрү турында хәбәр ителә. Гадәттән тыш хәлләрдәге чаралар планына ярашлы, табиблар, шәфкать туташлары, белгечләр - хирурглар, анестезиолог-реаниматологлар, неврологлар, функциональ диагностика табиблары, рентгенолог, лаборант, медикаментлар, анестезия, операция буенча шәфкать туташлары чакыртыла.
Юл-транспорт фаҗигасе урыныннан килгән каза күрүчеләргә ярдәм күрсәтү максатында мәйданчык җәелдерелә. Республиканың ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе һәм дежур табиб белән даими элемтә булдырыла. Кырмыскалы район үзәк дәваханәсенә юл-транспорт вакыйгасыннан төрле дәрәҗәдә имгәнгән 22 кеше китерелә. Аларның барсына да, тиешле тәртипкә ярашлы, ярдәм күрсәтелә.
Ярдәм күрсәтелгәннән соң, 9 пациент арытабан дәвалану өчен 21 һәм 22нче Уфа шәһәренең клиник дәваханәсенә күчерелделәр. Стационар ярдәм таләп ителмәгән һәм җиңелчә тән җәрәхәтләре алучылар вакытлыча дәваханәгә урнаштырылды.
Гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүдә фельдшер Р.Г.Фәхрисламова, Г.З.Хөсәенова, Л.Ш.Фәйзуллина, водительләр В.Н.Хәбибуллин, Г.А.Нуриәхмәтов, И.Р.Биккузиннан торган өч бригада катнашты.
Район үзәк дәваханәсендә ашыгыч ярдәм күрсәтү эшләрен дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары вазыйфасын башкаручы С.С.Якупова оештырды.
Хирургия бүлекчәсе мөдире Р.Х Сәйфетдинов җитәкчелегендә табиб-хирурглар А.Ш.Мадаев, Н.С.Сибагатуллин, И.Р.Хәлилов, анестезиологлар В.А.Буйлов, Р.Ф.Шәйхлисламов, дежур табиблар Т.Х.Гарипов, Н.В.Исаев, ультратавыш диагностикасы табибы Г.Җ.Харисова, неврологлар Г.Б.Дәүләтшин, С.М.Фәйзуллина, биолог Г.Ф.Хафизова, Ф.А.Еникеев, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча белгеч Г.Ф.Хәкимова, табиб А.И.Сәетова, А.З.Шәмсетдинова, Г.Ш. Язгарова, А.Х. Низаметдинова, А.Т.Хисамова, өлкән шәфкать туташы Г.Г.Каюмова, Ф.Р.Вахитова, Л.В.Хөсәенова, Н.Гомәрова, Г.Юлмөхәммәтова, Р.Ф.Усманова, М.А.Садыйкова, С.А.Хәкимова, В.М.Кәримова, Н.С.Салихова, С.А.Әминев, водитель Р.Ф.Богданов барлык көчен салды.
Юл-транспорт вакыйгасында каза күрүчеләрнең барсына да вакытында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелде.
Светлана Карпова.
Читайте нас: