Үзән
+5 °С
Облачно
Сәламәтлек сагында
31 Декабря 2020, 21:00

Сәламәтлекне ныгыту өчен

Көннәр көзгә авышкач, тамыразыклар уңышы күңелне сөендерә. Түтәлдән казып алынган яшелчәләрдән файдалырак ни бар тагын? Сәламәтлекне ныгытуның мондый чыганагын кулдан ычкындырмагыз!

Кишер. Кишер тарихына 4000 елдан артык. Бәлки ышанмассыз, әмма кишерне баштарак хуш исле яфраклары өчен үстергәннәр. Ә тамыразык буларак бары тик XVII гасырда гына кулланыла башлый.
1) Көн дә чи кишер ашау организмның төрле йогышлы авыруларга каршы тору көчен арттыра.
2) Составында пектин күләме исә эч кату һәм эч китү очракларында алыштыргысыз дәва чыганагы.
3) Бу тамыразык йөрәк-кан тамыры авыруларына, бөер һәм бавыр авыртканда диетик рационга керә.
4) А витаминына бай кишер әле үзенең яшьлекне саклау үзенчәлеге белән дә халык күңелен яулаган яшелчә. Ул җыерчыкларны булдырмау, тән тиресен яшь саклау һәм тырнакларны ныгыту сәләтенә ия.
Киңәш ителми: ашказаны җәрәхәте булган очракта.
Чөгендер. Русиядә бу яшелчә пәхлеваннар арасында популяр булган. Гасырлардан гасырларга чөгендер көч өстәүче, төрле авырулар белән көрәшүче тамыразык саналган. Халыкта кызыклы юрау бар: әгәр ир ат белән хатын- кыз бер чөгендерне урталай бүлешеп ашыйлар икән, алар бер- берсенә гашыйк булачак, имеш.
Ни өчен чөгендер ашарга кирәк?
1) Косметологлар бит тиресен яшь саклау өчен чи чөгендер согы кулланырга киңәш итә.
2) Фолий кислотасына бай чөгендер организмга яңа күзәнәкләрне репродукцияләү өчен кирәк. Яшь калу өчен тагын бер мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.
3) Бу яшелчә организмны, канны, бөер һәм бавырны токсиннардан һәм агудан тиз чистарта.
Киңәш ителми: бөердә таш булган, яки башка кимчелек булган очракта, эч киткәндә, ашказаны авыртканда аеруча сак булыгыз.
Шалкан.
Шалкан - бәрәңгене алыштыра алырлык иң шәп тамыразык.
1) Шалкан сос­тавында шикәр һәм калориянең аз булуы белән мактала (100гр.да 28 ккал).
2) Тәмәке белән мавыгучыларга бу тамыразык рационда аеруча кирәк. Чөнки шалкан сулыш юлларында яман шеш булдырмауны 20% ка киметә.
3) Шалкан согы тынычландыру үзенчәлегенә ия булуын дөньякүләм таныганнар.
Киңәш ителми: Ашказаны һәм эчәкләрдә җәрәхәт булганда. Шалканны башта саклык белән ашап карап, организмның аны ничек кабул итүен күзәтергә кирәк.
Читайте нас