Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җирдә магнит давылы башланды

1 мартта Җир шарында магнит давылы башланган.

Бу турыда РИА-Новости мәгълүмат агентлыгы Русия Фәннәр Академиясенең физика институтындагы кояшның рентгент астрономиясе лабораториясенә сылтанып хәбәр иткән. Давылның дәрәҗәсе артык түгел - G2 һәм ул якшәмбе көнне кояшта С классындагы шартлау булганнан соң башланган.
Магнит давыллары G1 нан G5кә кадәр бүленә. Көчсезләре энергия системаларында аз гына өзеклек тудыра, кошларга, хайваннарга тәэсир итә. Көчле давыллар исә сәнәгать челтәрләрендә өзеклекләр китереп чыгарырга сәләтле. Моңардан тыш, магнит давыллары метеобәйле кешеләрнең сәламәтлегенә дә тәэсир итә.
Чыганак: tatpressa.ru
Фото: belnaviny.by

Автор : Әсәдуллина Эльвира

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/ird-magnit-davili-bashlandi-698984/

Читайте нас: