Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кан төркеме һәм яман шеш

Кешенең кан төркеме һәм организмында яман шеш барлыкка килү хәвефе арасында бәйләнеш бар, ди галимнәр.

Бу хакта гематолог Юлия Ненашева «Бишенче канал»ның туры эфирында сөйләде.
Белгеч әйтүенчә, кан төркеме һәм рак авыруы барлыкка килү хәвефе арасында бәйләнеш, һичшиксез, бар. Махсус тикшеренүләр шуны күрсәткән: II кан төркеменә ия кешеләр хәвеф төркемендә, чөнки аларның организмында яман шеш, башкаларга караганда, күбрәк тамыр җәя икән. II и IV кан төркемле пациентларда еш кына ашказаны асты бизе яман шеше еш үсеш ала, ә менә I кан төркеменә ия кешеләрдә яман шеш барлыкка килү хәвефе чагыштырмача аз, ди белгеч.
Шул ук вакытта кан төркеме генә түгел, кешенең яшәү рәвеше дә аның сәламәтлегенә зур йогынты ясавы хакында истән чыгармаска өнди гематолог.
Геннар буенча яман шеш авыруына бирешү хәвефе 20 процент тәшкил итсә, яшәү рәвеше дөрес булмаганда, ул 80 процентка җитә. Кан төркемен үзгәртеп булмый, әлбәттә, ә менә дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү ярдәмендә тормышыбызны яхшы якка үзгәртү, сәламәтлегебезне ныгыту, төрле чирләрне булдырмау һәркайсыбызның үз кулында.

Фото: lenta.ru

Автор: Миләүшә Латыйпова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/708800.

Читайте нас: