Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Коронавирусны кичергән кешеләргә прививка ясатыргамы, юкмы?

Кисәтү чараларын да исегездән чыгармагыз.

"Коронавирус инфекциясе белән бер тапкыр авырган кешеләр прививка ясатмаса да ярый, әмма бу процедура аларга зыян китермәячәк", - ди табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников.
Авырганнан соң барлыкка килгән антитәнчекләр вирус йөртүчене инфекциянең төрле төрләреннән саклый алмый. Көньяк Африка галимнәре үткәргән тикшеренү шундый нәтиҗәләр күрсәткән, ди белгеч.
«Моннан шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: әгәр кайсыдыр өлкәдә (илдә) яңа мутацияләр өстенлек алса, саклану чараларының коронавирусны кичергән кешеләргә дә кирәк булуы ихтимал», - дип искәртте Мясников.
Ул шулай ук барлык кешеләргә (коронавирус белән авырганмы ул, әллә юкмы – барыбер) иминлек һәм кисәтү чаралары турында онытмаска кирәклеген искә төшерде. Әйтик, борынга составында интерферон булган дару тамызырга, тәнне чыныктырырга һәм социаль дистанция сакларга кирәк.
Фото: Pixabay.com
Читайте нас: