Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Коронавирустан прививка даими ясалырга мөмкин

Русия вице-премьеры Татьяна Голикова коронавирустан прививкалар даимигә әйләнеп китүе ихтимал, ди.

“Коронавирус сезонлы вируска әйләнә, димәк, безнең даими рәвештә вакцина ясату ихтималы югары”, – ди Голикова.
Аның сүзләренчә, битлекләрне салу мәсьәләсе вирусның сезонлылыгына, шулай ук 60 процент халыкның вакцинация срокларына һәм чикләүләрне үтәүгә турыдан-туры бәйле.
Вице-премьер дөнья да, Русия дә иммунитетның саклау үзлеге күпме сакланачагын төгәл аңлар өчен тиешле тәҗрибә тупламаган әле, ди.
“Әлбәттә, бүгенге көндә барысы да “тезгеннәрне бераз бушайтты” һәм ковид акрынлап китә дип исәпли, хәлләр чыннан да бераз әйбәтләнде, тик ... вирус әлегә беркая да китми”, – диде ул, барысына сакланырга кирәклеген ассызыклап.
Автор: Әлфия Шакирҗанова.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: gazeta.ru
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/710027.
Читайте нас: